ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2017 ел
дүшәмбе

10 сентябрь – өстәмә сайлаулар. Әгерҗе территориаль сайлау комиссиясе сайлаучыларны 30 августтан алдан тавыш бирү мөмкинлеге барлыгын искәртә.

 

30 август – Республика көне, 1 сентябрь – Корбан бәйрәме – ял көннәре. Шулай итеп, шимбә, якшәмбене дә исәпкә алсак, икенче атнада өч кенә эш көне булачак. 

 

Тирсәдән Гүзәл–Заһит ӘХМӘТҖАНОВларның дүрт улларына әйткән сүзләре бу. Менә алар: укырга, тик тормаска, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә. Ә малайлар әти-әни куйган шушы бурычларны тулысынча үтәгән.

 

Быел Россиядә ЗАГС оешуга – 100 ел.

31 августта 16.30 сәгатьтә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге сораулар буенча халыкны кабул итә.

Салагыш фермеры Мөхәммәдиевлар кичә, районда иң беренчеләрдән булып, урып-җыю эшләренә нокта куйдылар. Бабайлар ысулын кулланып, ашлыкны башта теземнәргә салып, аннан суктырып алдылар алар. Хәзер 95 гектарда утыртылган көзге бодай, 200 гектардагы бодай һәм арпа кырлары бушап калган.

 

“2015-2020 елларга ТРда яшь талантлар белән стратегик идарә итү“ дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстанның иң сәләтле балалары, шул исәптән, безнең район вәкилләре, Казанның Универсиада авылында җәйге яшьләр лагеренда булып кайттылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International