Бүген, 21 декабрь көнне 10.00 сәгатьтә Росреестр идарәсенең һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасының төп эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясе узачак.
Спикерлар: Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы урынбасары Илсур Кәримов.
Үткәрү урыны: Татар-информ мәгълүмат агентлыгы (Казан ш., Декабристлар ур., 2, брифинг-зал, 1 кат). Чараның онлайн-трансляциясе Татар-информ мәгълүмат агентлыгы сайтында күрсәтеләчәк.