Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Татарстан Республикасы Матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бүген тормышыбызны оператив мәгълүмат алмашудан башка күз алдына да китереп булмый. ММЧ һәм Интернетның көчле үсеше нәтиҗәсендә без һәрвакыт иң мөһим эшләрдән хәбәрдар, реаль вакыт режимында дөньяда, илдә һәм республикада актуаль вакыйгалар турында мәгълүмат алабыз. Массакүләм мәгълүмат чаралары иҗтимагый аңдагы кәефне билгели, социаль кыйммәтләрне формалаштыруга йогынты ясый.
Әгерҗе районында «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы вакыйгаларны яктырту белән шөгыльләнә. Сез рухилыкны үстерүгә, патриотизм тәрбияләүгә, әхлакый кыйммәтләрне саклауга зур өлеш кертәсез, басма сүз белән гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклыйсыз, халкыбыз проблемалары белән яшисез, аларга вакыйгалар турында хәбәрдар булырга, оператив һәм дөрес мәгълүмат алырга ярдәм итәсез.
Бу көнне матбугат өлкәсендә күп еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәт куйган ветераннарга ихлас ихтирам һәм хөрмәт сүзләрен җиткерәбез. Озын гомер һәм иминлек сезгә!
Тармак хезмәткәрләренә чын күңелдән бетмәс-төкәнмәс иҗат энергиясе, илһам, яңа идеяләр һәм уй-фикерләр телим!