Район мәдәният йортында Пионериянең 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.
1922 елда нәкъ менә шул көнне бөтен җирдә Советлар иленең иң яшь кешеләре кергән отрядлар төзү турында Карар кабул ителә.
Бәйрәм концертына килүчеләр өчен район мәдәният йорты фойесында музей экспонатлары белән уникаль күргәзмә әзерләнгән иде.
Чарада СССР чорында кызыл галстук киеп йөргән пионерлар хәрәкәте ветераннары катнашты. Шулай ук бәйрәмгә балалар иҗтимагый хәрәкәтләре вәкилләре дә кушылды. Районның Балалар хореография һәм вокаль коллективлары чыгышы белән үрелеп барды.
Тантаналы линейкага шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина да кушылды. Алар үсеп килүче буынга пионер булу дигән сүз. Пионерлар һәрвакыт беренче, гаделлек һәм якыннар, иптәшләр һәм ил турында кайгыртучанлык тарафдарлары булдылар, дип ассызыкладылар. Шулай ук бу кыйммәтләрнең бүгенге көнгә кадәр дә саклануын билгеләп үттеләр – яшьләр уннарча еллар аша, шул исәптән, Ватанга һәм шәһәргә карата мәхәббәт кичерделәр.
Бу көнне катнашучылар тантаналы рәвештә ант бирделәр һәм гимн җырладылар, тематик викторина сорауларына җавап бирделәр, тарихи һәм истәлекле вакыйгаларны искә төшерделәр. Тантаналы бүләкләү дә булды.
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Лутошкина Равия Фәррахиевна - хезмәт эшчәнлеге дәверендә Әгерҗедә өлкән пионервожатый, укытучы, тәрбияче, ВЛКСМ РК секретаре, СПТУ-27 училищесы директоры, район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары булып эшләгән, ВЛКСМ Үзәк Комитетының "иң яхшы пионервожатый"билгесенә ия.;
Блюхерова Әлфия Зөфәр кызы-пионерия һәм укучылар йорты, мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры. Пионерлар һәм укучылар йорты оешуга 50 ел тулуны, фәнни-гамәли конференцияләр, пионерлар өчен конкурслар, ел саен үткәрелә торган слетлар һәм пионер учаклары оештыручы.
Гордеева Галина Александровна-10-нчы номерлы мәктәпнең өлкән пионервожатые.
Гатауллина Зөһрә Шәмсемөхәммәт кызы-үтәгән мәктәбенең өлкән пионервожатые 1974-1990 елларда
Мәҗитова Лидия Хәсән кызы-Салауш мәктәбенең өлкән пионервожатый.
Сундукова Гүзәлия Загреевна-Исәнбай мәктәбенең өлкән пионервожатые.
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгының Рәхмәт хаты белән балалар хәрәкәте активистлары бүләкләнде:
Эмиль Шәймөхәммәтов, 1 нче гимназия
Аврора Гайфуллина, 2 нче мәктәп
Анжелика Садыйкова, 4 нче мәктәп
Анна Чухванцева, Акъяр мәктәбе
Анастасия Субаева, Бима мәктәбе
Эвелина Ибәтуллина, Девәтернә мәктәбе
Лениза Җиһангәрәева, Иж-Бубый мәктәбе
Нурсолтан Закиров, Кадыбаш мәктәбе
Исламия Сәлимгәрәева, Кичкетаң мәктәбе
Аида Нехорошкова, Красный бор мәктәбе
Ландыш Фәттахова, Көчек мәктәбе
Екатерина Маркитонова, Сарсак-Омга лицее
Карина Полянцева, Тирсә мәктәбе.
Бима мәктәбе укучыларын тантаналы рәвештә "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" сафларына кабул иттеләр.