Әгерҗе районында Иҗтимагый совет сыйфатка бәйсез бәя бирү буенча эш алып бара

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Әгерҗе районында Иҗтимагый совет мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү буенча эш алып бара. 

Иҗтимагый совет әгъзалары эшләгән елларда барлык мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, клубларда һәм мәдәният йортларында тикшерүләр уздырган. Үзәкләштерелгән китапханә системасы да читтә калмаган.

Мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре тарафыннан хезмәт күрсәтүләр сыйфатын бәйсез бәяләү билгеле бер критерийлар буенча уздырыла, алар биш төркемгә бүленгән: оешма турында мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем файдалана алырлык булуы; хезмәт күрсәтүләр шартларының уңайлылыгы, шул исәптән хезмәт күрсәтүләрне көтү вакыты; инвалидлар өчен хезмәт күрсәтүләр уңайлылыгы; оешма хезмәткәрләренең яхшылыгы, ихтирамлыгы, компетентлыгы; хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты белән канәгатьлек.

2021 елда Әгерҗе муниципаль районында хезмәт күрсәтү шартларының бәйсез бәяләве мәдәният һәм мәгариф учреждениеләренең 100%ын колачлаган, башкарылган эш нәтиҗәләре белән https://bus.gov.ru сайтында һәм Әгерҗе районының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Бәйсез бәяләү нәтиҗәләре оешманы тикшергән һәр кешегә җиткерелде, совет әгъзалары җитешсезлекләрне бетерү буенча үз киңәшләрен бирде. Оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләүне уздырганда ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча планнар төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International