Әгерҗе районы Удмуртиянең Глазова шәһәрендә узган Сабантуйда Татарстан Республикасын тәкъдим итте

2024 елның 29 июне, шимбә

Бәйрәмдә йөз кешедән торган делегация катнашты


Әгерҗе районы Удмуртиянең Глазова шәһәрендә узган Сабантуйда Татарстан Республикасын тәкъдим итте.

Бәйрәмдә район башлыгы Ленар Нургаянов җитәкчелегендә йөздән артык кешелек делегация катнашты.

Ленар Фәридә улы Рәис Миңнехановның бәйрәм котлавын укыды, бүләкләр тапшырды. Исәнбай, Кадыбаш, Иске Эсләк, Девәтернә авыл җирлекләре башлыклары һәм мәдәният хезмәткәрләре, район музее хезмәткәрләре, китапханәчеләр тематик күргәзмәне, милли ризыкларны тәкъдим иттеләр.

Бәйрәм сәхнәсендә “We dance һәм “Хыял” бию коллективлары, “Көмеш телле гармун” халык ансамбле чыгыш ясады. Спорт мәктәбе хезмәткәрләре төрле уеннар оештырды. Район кулланучылар җәмгыяте вәкилләре кунакларны тәмле ризыклар белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International