Хезмәтләр сыйфатын бәйсез бәяләү - ул оешмалар тарафыннан хезмәтләр күрсәтү һәм аларның эшчәнлек сыйфатын күтәрү турында гражданнарга мәгълүмат бирү максатларында уздырыла торган иҗтимагый контроль формаларының берсе.
Бәяләү биш гомуми критерий буенча уздырыла:
Оешма турында мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем файдалана алырлык булуы.
Хезмәт күрсәтүнең уңайлы шартлары, шул исәптән аны күрсәтүне көтү вакыты.
Оешма хезмәткәрләренең шәфкатьлелеге, ихтирамлылыгы.
Хезмәтләр күрсәтү шартлары сыйфатының яхшы булуы.
Инвалидлар өчен хезмәтләрдән файдалану.
Бәяләүдә мәдәният, социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар хезмәтләрен алучы теләсә кайсы граждан катнаша ала.
Бәйсез бәяләү елына 1 тапкырдан ешрак уздырылмый һәм бер үк оешмага карата 1 тапкырдан да сирәгрәк үткәрелми.