Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының хезмәт күрсәтүләре сыйфатын бәйсез бәяләү җәмәгать контроле рәвешләренең берсе булып тора һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының хезмәт күрсәтүләре сыйфаты турында социаль хезмәтләр алучыларга мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлек сыйфатын яхшырту максатларында уздырыла.
Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының хезмәт күрсәтүләре сыйфатын бәйсез бәяләү социаль хезмәт күрсәтүне оештыру турындагы мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем файдалана алырлык булуы; социаль хезмәт күрсәтүләрне күрсәтү шартларының уңайлылыгы һәм аларны алу мөмкинлеге; социаль хезмәт күрсәтүне көтү вакыты; социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләренең яхшылыгы, әдәплелеге, компетентлыгы; хезмәтләр күрсәтү сыйфатыннан канәгать булу кебек гомуми критерийлар буенча хезмәт күрсәтү шартларын бәяләүне күз алдында тота.