Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Эстафета поезды юлга чыкты
2014 елның 4 августы, дүшәмбе
Күркәм традиция буенча, быел да Тимерьюлчылар көне алдыннан Горький тимер юлы полигоны буйлап тугыз мең тоннадан артык авырлыктагы эстафета поезды узды.Быелгы эстафетаның үзенчәлеге – поездны алып баручы локомотивның заманча техник таләпләр буенча җиһазландырылуы. Әлеге локомотив Дружинино станциясеннән алып Вековкага кадәр сынау юлы үтә.
Әгерҗе станциясеннән Юдинога кадәр поездны Әгерҗе эксплуатацион локомотив депосы бригадасы алып барды. Бригада составында – машинист-инструктор Ринат Насыйров, машинист Альфрид Шәйдуллин һәм аның ярдәмчесе Айрат Шиһапов. Әлеге бригада юкка гына сайланмаган: заманча электровозны алып бару иң тәҗрибәле һәм үз эшен бик яхшы белгән тимерьюлчыларга гына ышанып тапшырыла. Яңа буын электровозны, чын мәгънәсендә, замана табышы дип атарга мөмкин. Аның кабинасында компьютер урнаштырылган һәм аның экраны аша поездның нинди тизлек белән баруы да, гомуми техник халәте дә, вакыт та күренеп тора. Локомотивта берәр техник төзексезлек килеп чыккан очракта ул шунда ук “хәбәр бирә“. Бригада өчен тудырылган шартлар да күпләр кызыгырлык: электровозда кондиционер, суыткыч, микродулкынлы мич, ашау җылыту өчен плитә, хәтта биотуалет та бар.
Электровоздагы тагын бер яңалык: аны йөртүнең автоматлаштырылуы. Ягъни машинисттан бары тик параметрларны дөрес итеп сайлау һәм аларны компьютерга төгәл итеп кертә белү, аннан системаны контрольдә тоту гына таләп ителә. Мондый заманча электровоз белән идарә итү өчен машинистлар махсус укып кайталар. Әгерҗе локомотив депосында андыйлар әлегә бармак белән генә санарлык.
Тугыз тонна авырлыктагы поездларны йөртү, гадәттә, өч секциядән торучы локомотивларга тапшырыла. Ә менә заманча электровоз ике генә секциядән тора һәм ул шуның белән уникаль дә. Аның уникальлеге – электр энергиясен янга калдыруда һәм шуның нәтиҗәсендә йөк ташуның арзангарак төшүендә. Бу электровозлар әлегә безнең юлларда обкатка гына узалар. Тик киләчәктә поездларны шундый заманча электровозлар йөртәчәгенә бернинди шик тә юк, чөнки бу – замана таләбе.
Вячеслав ГОНЧАРОВ,
эксплуатацион локомотив депосы профсоюз комитеты җитәкчесе
www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
12
май, 2026 ел
Маркетплейсларда киемнәрне кайтару кагыйдәләре: йөртелгән товарны кайтарып буламы?
Маркетплейслар аша кием сатып алу гадәти хәлгә әйләнде, әмма товарны кире кайтару мәсьәләләре элеккечә үк кыенлыклар тудыра.
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз