23 февральдә традиция буенча без Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итәбез. Бу көн хәзер – хәрбиләрне хөрмәтләү көне генә түгел, ә барлык ир-егетләр бәйрәме булып санала. Әйдәгез бүген Ватаныбызны саклауда каһарманлык күрсәткән бабаларыбызны искә алыйк. Без алар белән хаклы горурланабыз, балаларыбызны үзебезнең тарихыбызны яратырга өйрәтәбез. Һәм сезгә- үзебезнең булачак яклаучыларыбызга, улларыбызга мөрәҗәгать итәбез! Үз сүзегезгә һәм намусыгызга турылыклы булыгыз! Вәгъдә иткәнсез икән – үтәгез, булдырам дигәнсез икән – эшләгез, яратам дигәнсез икән – яратыгыз! Башкача мөмкин дә түгел, чөнки үз сүзең, үз эшең өчен җаваплы булу - ир-егетнең чын тормыш рәвеше.
22 февральдә Красный Бор Мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган “ Сезне котларга ашыгабыз...” дигән концерт булды. Программада – әтиләргә, хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итүче егетләрнең әниләренә багышланган җырлар яңгырады. Барысын да бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы А.Н.Лазарев тәбрикләде.