Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшыру

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Мөхтәрәм затларыбыз чәй өстәле артында утырып матур концерт  карадылар. Кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иванов  Руслан Валерьевич, авыл җирлеге башлыгы Лазарев Анатолий Николаевич катнаштылар һәм ветераннарны тәбрикләп җылы сүзләр әйттеләр. Авыл җирлеге территориясендә 50 тыл ветераны һәм 2 сугыш ветераны  яши. Сугыштан җиңү яулап кайткан Москов Гыйният Хөснетдин улы 97 яшен тутырды. Сугыш афәтен күргән,  фронтта һәм тылда батырлык күрсәткән каһарманнарыбызга зур рәхмәт  һәм тирән ихтирам хисләребез. Без алар алдында түбәнчелек белән баш иябез!

Фоторепортажны карарга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International