Иске Эсләк авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан авыл мәдәният йортында бик матур кичә узды.

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Иске Эсләк авыл җирлегендә   Ватанны саклаучылар көне уңаеннан авыл мәдәният йортында  бик матур  кичә булды. Кичәдә килчәктә Ватанны саклаучы егетләр көч сынашты, ярышты. Уен төрләре бик кызыклы,мавыктыргыч иде. Егетләр үз белемнәрен дә сынап карады. Шулай ук бүгенге көндә Ватанны саклап кайткан егетләр дә хезмәт итүләре турында сөйләде.Теләкләр җиткерде. Ватанны сакларга барырга өндәде. Төхвәтуллин Айнур армиядән зур бүләкләр белән - медальләр белән кайткан.

«Отличник  ВВС», «100 отличник Караулов», «Медаль за возвращение  Крыма», «Гаврдия», Идрисов Фәрит дигән егетебезнең дә Мактау грамоталары бар.Садриев Айдар  дигән егетебез бүгенге көндә Армия сафларында. Әнисенә командирыннан Рәхмәт хаты килгән. Шуны да укыдык. Үтәгән авылында булачак  һәм булган солдатлар белән саф һавада  чаңгы ярышы булды.


Фоторепортажны карарга

Фоторепортажны карарга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International