Девәтернә һәм Нарат авыл клубларында Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарына медальләр тапшыру тантанасы булды

2015 елның 10 марты, сишәмбе

Бәйрәм көнендә Девәтернә һәм Нарат авыл клубларында Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарына медальләр тапшыру тантанасы булды. Бу тантанага барлыгы 34 тыл ветераны чакырылган иде. Алар авыр сугыш елларында бөтен эштә ирләрне алыштырган, икмәк үстереп, җылы киемнәр бәйләп,тормышның бөтен авырлыкларын җилкәләрендә күтәреп, балалар үстереп никадәр авыр булса да, тормыштан зарланмыйча ирләренә, ир-туганнарына рухи азык бирүче, куркусыз хатын-кызларыбыз.

Ветераннарга медальләрне Әгерҗе муниципаль районы “Нефтепродуктлар” ширкәте директоры- депутат Заһретдинов Ирек Рафаил улы һәм Девәтернә авыл җирлеге башлыгы Йосыпов Фәнис Миңнефаяз улы тапшырдылар. Ветераннарны зурлап тере чәчәкләр бирелде һәм аларга   багышланган концерт номеры күрсәтелде.

Кичә чәй өстәле янында дәвам итте. Анда ветераннар үзләренең сугыш елы хатирәләрен искә алдылар. Үзләренә күрсәтелгән игътибар һәм хөрмәт өчен рәхмәт әйттеләр. Аларның  барысында да уртак  бер теләк. “Еллар  имин, тыныч булып без күргән михнәтләрне сезгә күрергә язмасын”.

Бөтен тыл ветераннарының  һәркайсын өйләренә озаттылар, сәламәтлекләре буенча кичәгә килә алмаган ветераннарга медальләрне өйләренә кереп тапшырдык.

Шул ук көнне Девәтернә авыл клубында халыкара хатын-кызлар көне унаеннан кичә уткәрелде. Кичә алдыннан Девәтернә урта мәктәбендә оештырылган “Интернет-долголетие” программасы буенча укуган 13 пенсионерга таныклык тапшырылды. Кичә 8 Март көненә  багышланган үзешчән сәнгать коллективы концерт күрсәтелде.

Фоторепортажны карарга:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International