Яңа Акхуҗада обелиск ачтылар

2015 елның 10 мае, якшәмбе

Яңа Акхуҗада Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә обелиск ачу тантанасы булды.

Граниттан эшләнгән әлеге обелискны Яңа Акхуҗада туган, хәзер Казанда “Генерирующая компания” оешмасы җитәкчесе Рәүзил Хаҗиев һәм аның туганнары эшләткән.

- Әлеге обелискны ясау идеясе узган ел туган иде. “Ташка язылган уелмый”, диләр бит. Илебез азатлыгы өчен башларын салган авылдашлар исемлеген мәңгеләштерүне үземнең бурычым дип саныйм, - диде Рәүзил Мәгъсумҗан улы. 

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов та әлеге обелискны ачу тантанасында катнашты һәм ул Яңа Акхуҗа халкына район башлыгы Валерий Макаровның 9 Май котлавын җиткерде. 

- Мин 1940 елда туганмын. Әтием Хуҗиәхмәт сугыш башлануга фронтка китә. 1942 елда бәрелешләр вакытында һәлак була. Гомер буе “әти” сүзен әйтә алмадым. Авылыбызда яу кырында  ятып калучыларның исемнәре мәңгеләштерелүгә сөенәм, - диде Чыңгыз ага Хаҗиев. 

Гомумән, Яңа Акхуҗадан 190 кеше сугышка китә, шуларның 138е һәлак була. Бүген Тәбәрле җирлегендә бер сугыш ветераны яши.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International