Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Үзебезнең ислам академиясе булачак
2015 елның 10 ноябре, сишәмбе
Халыклар бердәмлеге көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Болгар Ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям ана иконасы соборын торгызу турында“гы Указны имзалады.
Идел буе Болгарында Исламны рәсми кабул иткән көнгә, 2016 елның 21 маена, Болгар ислам академиясен төзү урынына истәлекле таш салу чарасын оештыру планлаштырыла. Казан Мәрьям Ана иконасы соборы торгызылачак урынга истәлекле таш салу Казан Мәрьям ана иконасын алу көнендә, 2016 елның 21 июлендә, булачак.
Бу хакта районыбыз руханилары ни уйлый?
Котдус хәзрәт Сәләхиев
,
Иж-Бубый мәчете имам-хатибы:
–
Мин Президентыбызның Болгар Ислам академиясен төзү турындагы Указны имзалавын бик тә хуплыйм. Яшерен-батырын түгел: әле дини гыйлемебез бик сай, бу өлкәдә без белмәгән әйберләр бик күп. Дин сабагы алыр өчен мәдрәсәләр генә түгел, менә шундый академияләр дә кирәк. Аны төзү урыны итеп изге Болгар сайлануы да очраклы түгел. Болгар – динебез кабул ителгән урын. Андагы һәрбер корылманың үз тарихы, тәрбияви кыйммәте бар. Болгар бик тә уңайлы урынга урнашкан, шуңа анда бару да кыенлыклар тудырмый.
Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин
,
Әгерҗе районы мөхтәсибе:
–
Болгарны тагын да җанландыру, аның тарихи кыйммәтен арттыру өчен анда гыйлем бирү урыны төзү бик тә кирәк иде. Моңа кадәр дини гыйлемне күп кенә яшьләребез чит илгә барып үзләштерде. Югыйсә, үзебездә дә мөмкинлекләр җитәрлек бит. Болгар ислам академиясен төзү – шушы юнәлештә бер адым ул. Безнең Ризаэтдин Фәхретдин, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани кебек дин галимнәребез, атаклы мәгърифәтчеләребез бар. Алар бабаларыбыз тоткан динне дөрес итеп аңлата алганнар. Алар салган юлдан бару – безнең изге бурычыбыз ул.
Госман хәзрәт Рәсүлев
,
Көчек авылы имам-хатибы:
–
Ислам академиясенең үзебезнең Татарстанда, бигрәк тә изге Болгар җирендә торгызылачагына бик сөенәм. Бу күбрәк яшьләребезне дингә тарту мөмкинлеге бирәчәк. Бөтен кешенең дә чит илгә бару мөмкинлеге юк бит.
Протиерей Андрей Ехлаков,
Сергий Радонежский храмы рухание:
–
Болгар Ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям ана иконасы соборын торгызу – зур шатлык ул. Рухи яңару менә шулай бердәм булырга тиеш. Татарстанда, нигездә, ислам һәм православие динен тотучылар яши. Рөстәм Миңнехановның әлеге Указны имзалавы, Хөкүмәтебезнең, кемнең нинди дин тотуын карамастан, һәр кешегә тигез каравын раслый. Бүгенге көндә бу аеруча мөһим. Соңгы вакытларда төрле куркыныч агымнар, секталар күбәеп китте. Алар белән көрәшергә кирәк. Моның ике юлы бар: матди һәм рухи ысуллар. Матди ягын Хөкүмәт кайгырта: мәчетләр, чиркәүләр салына. Ә менә рухи камиллеккә дини тәрбия аша ирешергә була. Бу – дини гыйлем бирү, дини йолаларны үтәү, дини бәйрәмнәр уздыру.
Мөселман кардәшләрем өчен сөенәм, чөнки аларның үз академияләре булачак. Бу бик тә дөрес. Дин юлындагы кешеләрнең гыйлемле булуы мөһим. Шул чагында илебез тотрыклылырак булачак, анда иминлек, тынычлык хакимлек итәчәк.
www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Маркетплейсларда киемнәрне кайтару кагыйдәләре: йөртелгән товарны кайтарып буламы?
Маркетплейслар аша кием сатып алу гадәти хәлгә әйләнде, әмма товарны кире кайтару мәсьәләләре элеккечә үк кыенлыклар тудыра.
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана.
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз