Ана нәсыйхәте

2015 елның 29 ноябре, якшәмбе

Балам, бервакыт син минем картайганымны күрерсең. Картлык ямьсез булса да, сабырлык күрсәтеп мине артык күрмәсәң иде.

Ашап утырганда кулым калтырау сәбәпле ризыгым идәнгә төшсә дә, киемнәремне үзем кия алмасам да, орышма мине, балам! Исеңә төшер: хәзер эшли алмаган кайбер нәрсәләргә мин сине кайчандыр үзем өйрәткән идем. Сабыр бул, балам!

Озак хәрәкәтсез ятарга туры килеп, миннән авыр ис чыкса, миннән җирәнмә, балам! Хәтерлә: син бәләкәй чакта мин сине ничек чиста һәм матур итеп киендерә идем...

Ялгыш сүзләр әйтсәм, акылым җуйсам, нәрсәнедер дөрес эшләмәсәм, миннән көлмә, балам! Киресенчә, минем акылым һәм зиһенем бул, миңа ярдәм ит!

Әгәр йөргәндә аякларым калтыраса, үзем генә йөри алмасам, рәнҗемә миңа, балам! Оялма, кулларыңа күтәреп ал, егылып ятарга ирек бирмә! Син тәпи йөри алмаганда, мин кешеләрдән оялмадым, сине кулымнан төшермәдем...

Тормыш ваклыкларына кызыкмыйча, үлемгә әзерләнүем өчен әрләмә, миңа каршы булма. Минем белән бул, балам!

Үткәндәге ялгышларымны искә төшереп, мине оялтырга тырышма. Мин беркайчан да сиңа яхшылыктан гайре берни дә эшләмәдем.

Балам, син хәзер миңа яхшылык эшләп калырга тырыш. Минем кимчелекләремне, начар гадәтләремне башкаларга күрсәтмә, яшереп кал. Моның өчен Аллаһы Тәгалә үзеңнең гөнаһларыңны да гафу итәр.

Синең көлүең, елмаюың мине әле дә элеккечә шатландыра. Ташлама, балам!

Син дөньяга килгән көннән бирле мин синең белән булдым. Мин үлгәндә, син янымда булсаң иде, балам!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International