Сарсак-Омгалыларның бердәмлекләре үрнәк

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

“Сарсак-Омгалыларның бердәмлегенә тора-тора сокланам. Моны сез бүген тагын бер кат расладыгыз“, – диде әлеге авыл җирелегендә узган гражданнар җыенында район башлыгы Валерий Макаров.

Чыннан да, авыл җирлеге башлыгы  Тамара Николаева узган елдагы эшләргә йомгак ясаганда, бу авыл җирлегендә яшәүчеләрнең никадәр дус, бердәм яшәүләренә күңел сөенде.

2014 елның маенда Сарсак-Омгада чиркәү тергезелә башлаган иде.

–       Өмәләргә ун яшьлек балалардан алып сиксән яшьлек өлкәннәргә кадәр бик теләп йөри. Алтынчы-җиденче дистәләрен вакылаучы Мария Шамбарас, Леонид Утехин, Леонид Заитов, Анатолий Тимофеев, Борис Чернов, чиркәү төзелешенә эшкә баргандай йөрүче Александр Кравченкого зур рәхмәт, – диде Тамара Сергеевна.

Бу җирлектә узган елгы диспансеризация узу күрсәткече дә – йөз процент. Транспорт, милеккә салым, җир салымын да бердәм булып түләгәннәр – уртача 96 процент. Үзара салым акчасын тапшырмаучылар да берничә генә.

–       Ә быел үзара салым акчасын 300 сумнан җыярга килештек. Әлеге акчаларга гидрант урнашырырга, авыл эчендәге юлларны төзекләндерүне дәвам итәргә, чүп түгү урынын тәртипкә китерергә, Тансарда , Омгада су белән тәэмин итү системасын ремонтларга, ике авылда да Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлләрне тәртипкә китерергә, Чаж елгасын буарга, урамнарны яктыртуда акчаны бераз янга калдыру өчен реле сатып алырга  планлаштырабыз, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы. Сүз уңаеннан: авыл юлларын тәртипкә китерүдә узган ел бик күп авыл халкы катнашкан. Кемнәрнең йөк машиналары бар, юлга ком ташыганнар.   

–       Киләчәктә  авылыбызда удмурт милли үзәге төзергә хыялланабыз.  Әлеге үзәк милли музей һәм һөнәрчеләр үзәген берләштерер дип уйлыйбыз. Ә һөнәрчеләр, кул осталары бездә җитәрлек, – диде Тамара Николаева.

Сарсак-омгалылар рухи яктан камилләшүгә дә зур игътибар бирәләр, эшли дә, ял да итә беләләр.

–       Өлкән буын вәкилләрен берләштерүче “Зарни сизьыл“,  балаларның “Ялыке“ ансамбльләре дт авыл халкын берсеннән-берсе матур чыгышлары белән еш сөендереп тора.

–       Аларны үз осталыкларын район сәхнәсендә дә күрсәтәселәре килә. Тик менә транспорт булмавы гына чикт чыгарга мөмкинлек бирми, – диде авыл башлыгы.

–       Транспорт белән ярдәм итәрбез, әйдәгез, оештырыгыз әле Әгерҗедә чын бәйрәм, – диде Валерий Макаров.

Яңа ел бал-маскарадын, искечә яңа ел бәйрәмнәрен халык рәхәтләнеп ял итәрдәй итеп оештырганнар.

–       Ә менә бәйрәмнәрнең матди ягын кайгырту, нигездә, “Сарсак-Омга“ ширкәте җитәкчесе Рәзиф Харисов  җилкәсендә. Әнә, быел да, бәйрәмне үткәрүгә күпме ашлык, печән, хәтта бозау бирде, – диде рәхмәтле булып  Тамара Николаева. Гомумән, җыен барышында Рәзиф Харисов исеменә күп тапкырлар рәхмәт сүзе яңгырады.

–       Авылда ничек яшәвебез, көнкүреш дәрәҗәсе күп очракта үзебезгә бәйле.  Никадәр активрак булсак, авылыбызны яшәтүгә аз гына буласа да өлеш кертсәк, тормышыбыз да шуның кадәр яхшырак булачак. Алга таба да бердәм, дус булыйк, – дип йомгаклады үз чыгышын Тамара Николаева.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International