Лейкоз проблемасы Әгерҗе районы өчен дә актуаль

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Мөгезле эре терлекләрнең лейкоз белән авыруына кагылышлы хәл республикада да, безнең районда да катлаулы булып кала бирә.

Якын киләчәктә генә бу афәттән котылып булмаячак. Бер ел эчендә шәхси хуҗалыкларда уздырылган тикшерүләр генә дә 429 мөгезле эре терлекнең әлеге чирне йоктырган булуын, ә 23енең лейкоз белән авыруын ачыкларга ярдәм итте.

Ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре һәм терлек хуҗалары белән килешеп эшләгәндә әлеге чирдән тулысынча арынырга мөмкин булыр иде. Бу уңайдан Кичкетаң авыл җирлеген үрнәк итеп куярга мөмкин. Әлеге җирлектә язгы тикшерүләр вакытында 5 малның лейкоз вирусын йөртүе ачыкланды. Хуҗалар ветеринарлар сүзенә колак салып, терлекләрен вакытында иткә тапшырдылар.  Шуңа карамастан, кичкетаңлылар мал санын саклап калдылар, алай гына да түгел, берничә башка арттырдылар да.  Моның шулай булуында авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриевның тырышлыгы зур, әлбәттә. Лейкозга каршы  эш  Сарсак-Омга, Девәтернә, Кадыбаш авыл җирлекләрендә дә тиешле дәрәҗәдә куелган.

Шул ук вакытта кайбер хуҗалар авыру терлекләрдән арынырга ашыкмыйлар. Красный борда – 3, Кодашта – 3, Кырындыда – 2, Яңа Бәзәкдәдә – 1, Көчектә 1 хуҗалыкта авыру маллар барлыгы ачыкланып та тиешле чаралар күрелмәве мал ияләренең бу проблемага “бармак аша” караулары турында сөйли.

Хәзерге вакытта күрше төбәкләрдә лейкозлы терлекләрне иткә дә алмыйлар. Озакламый Татарстанда да шулай булачак. Авыру терлекнең сөтен дә, итен дә сату тыелачак. Бу уңайдан очраклы кешеләрдән тиешле булмаган урыннарда сөт һәм сөт ризыклары сатып алучыларны тагын бер кат кисәтү урынлы булыр. Әгәр сатучының ветеринария белешмәсе юк икән, андый продукцияне сатып алмагыз. Очраклы кешедән ризык сатып алып үз сәламәтлегегезне куркыныч астына куюыгызны онытмагыз. Белгечләр лейкоз авыруының нечкәлекләрен өйрәнүне әле һаман да дәвам итәләр.  Бәлки, аның авыру терлектән кешегә йогу куркынычы да бардыр. Шуңа иң элек  үз сәламәтлегегез турында уйлагыз.

Элина МИХАЙЛОВА,

Әгерҗе ветеринария берләшмәсе баш эпизоотологы.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International