Әгерҗенең каты куллы кызларына Европада тиңнәр юк

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Көчек авылы кызы Миләүшә ГЫЙМРАНОВА һәм Тирсәдән Альмира ХӘБИБУЛЛИНА кул көрәше буенча Польшаның Катовице шәһәрендә узган Европа Чемпионатыннан медальләр белән кайттылар.

Мондый зур бәйгедә каты куллы кызларыбызның беренче генә сыналуы түгел инде. Миләүшә дүртәр тапкыр Россия һәм Европа чемпионы булды, Дөнья чемпионатында дүрт тапкыр бронза, ике тапкыр көмеш медальләр яулады.

–       Чаллы дәүләт педагогия университетының физик тәрбия һәм спорт факультетын тәмамлыйсы елны Европа чемпионы булу минем өчен икеләтә сөенечле, – ди Миләүшә алтын медален күрсәтеп.

Чемпионатта ул хатын-кызлар арасында 50 килога кадәр авырлыкта Болгария, Литва, Польша, Румыния, Молдавия, Россия һәм башка илләрдән яшьтәшләре белән сынала.

–       Финалда Украинадан килгән көндәшем белән кул көрәштердем һәм аны җиңдем. Бу минутлардагы хис-тойгыларны сүз белән генә аңлатып та булмый хәтта, – ди Миләүшә.

Ә Сирень Галиуллинның шәкерте Альмира Хәбибуллина чемпионатта көмеш медаль ала. Аңа 21 яшькә кадәргеләр белән кул көрәштерергә туры килә.

–       34 илдән килгән спортчылар арасында көмеш медаль алу – бик зур дәрәҗә ул, – ди Альмира.

Кызлар хәзер көз көне Венгриядә узачак Дөнья чемпионатына әзерләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International