Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашында республика икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эшче төркем киңәшмәсен үткәрде.
Имам боляк, Шор боляк, Камит боляк, Кадыр боляк, Митой боляк ... Теләсәгез белергә, нәрсә ул? Ә бу борынгы вәрклед-бодьинский нәселләренең токымнары туган авыл янындагы иң матур почмакта чишмә ачу тантанасына җыелды.
Бу - «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп»федераль проекты кысаларында районда ачылган өченче Үзәк. Узган ел Тирсә һәм Бима мәктәпләре укучылары заманча тормыш иминлеге нигезләре, информатика, технология, шахмат кабинетларында дәрестән тыш эшчәнлек белән шөгыльләнә башладылар. Алар реконструкцияләнде һәм заманча таләпләргә туры китереп җиһазландырылды. Быел Сарсак-Омга лицее укучыларына уңыш елмайды.
Татарстанда «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе инициативасы белән оештырылган «Игелек кыл»хәйрия акциясенең чираттагы этабы узды. Депутат хатын-кызлар күп балалы гаиләләргә планшетлар тапшырдылар. Алар арасында Бима авылыннан ЮЗЫКАЕВЛАР гаиләсе дә бар.
Девәтернә мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Шәрипова «Авыл укытучысы» республика конкурсында «көнкүрештә белем чагылышы»номинациясендә җиңүче булды.
Тынгысызлык, тәвәккәллек, көнләшерлек хезмәт сөючәнлек – бу сыйфатлар күптән түгел үзенең юбилеен билгеләп үткән «Киров» территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Клара БЕЗБОРОДОВАГА хас.
Алабуга госпиталендә коронавируслы авырулар өчен 83 пациент дәвалана. Башта пандемиядә 798 кеше дәваланды, шуларның 24е вафат булды.Бу хакта Алабуга районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Укытучылар делегациясе Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев белән берлектә Казанда Халыкара Укытучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнаша.
8 октябрьдә 10 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Instagram да кече һәм урта бизнес вәкилләре, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча турыдан-туры эфир уздырачак.
Өлкәннәр көне уңаеннан ункөнлек барышында Девәтернә авылы җирлегендәяшәүче өлкәннәргә продуктлар җыелмасы таратылды. Лаеклы ялдагылар “Тугызбуй Агрофирмасы” җәмгыятенә, “Ак барс” агрофирмасына, Әгерҗе урман хуҗалыгына, авыл җирлегенә, мәктәп коллективына, мәдәният йорты һәм җирлектәге башка оешмаларга игътибар һәм ихтирам күрсәткән өчен рәхмәтләрен белдерделәр.