ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2020 ел
җомга

Күп санлы мөрәҗәгатьләр буенча ял көннәрендә зур базарда азык-төлек рәте эшләячәге турында мәгълүмат җиткерәбез. Шулай ук үсентеләр һәм бакча инвентаре да сатып алырга мөмкин булачак.

- Тәүлек эчендә дежур частька 14 хәбәр керде. Аларның берсе – урлашу буенча. ЮХИДИ линиясе буенча 10 беркетмә төзелгән. Үз-үзен саклау режимын бозган өчен 12 беркетмә төзелгән, - дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге җитәкчесе Айнур Вәлиев.

Татарстан Росреестры “Ике айлык ветеран” үткәрә

Cоциаль тернәкләндерү һәм адаптацияләү үзәге «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте кысаларында бүгенге көндә торыр урыны булмаган кешеләр өчен приют ачты. Үзәк җитәкчесе, эшкуар Азат Гайнетдинов әлеге башлангычы тирәсенә дусларын һәм бизнес буенча коллегаларын туплый. Алар бүгенге авыр вазгыятьтә урамда калган кешеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр клубына берләшәләр. 


14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде.   

3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә түләү

Өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә өстәмә айлык түләү буенча сораулар-җаваплар.

Хөрмәтле эшмәкәрләр!

«Республика матди ярдәм (компенсацион түләүләр) үзәге» ДКУ санитар-эпидемиологик хәлне һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып, 2020 елның 13 маеннан башлап республика матди ярдәм үзәге бүлекчәләрендә гражданнарны шәхси кабул итү алдан язылу һәм бары тик ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша гына гамәлгә ашырыла.

Дәүләт Думасында Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко катнашында «коронавирусной эпидемия чорында гражданнарның сәламәтлеген саклау турында» дигән темага «хөкүмәт сәгате» узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International