ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан авыл халкына орлыклар бирү программасы буенча 10 млн. сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.  

Балалы гаиләләргә түләүләр

Бер тапкыр түләнә торган 10 мең сум күләмендә гариза бирергә ашыкмагыз.

Әлфия Когогина Җиңү көнендә бер мандатлы округ ветераннарын бәйрәм белән котлады

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан  2020 нче елның 9 нчы маенда Девәтернә авыл җирлегенә керүче Девәтернә, Нарат, Гали  авылларында  яшәүче тыл ветераннарына  район Башлыгы Макаров В.В., Дәүләт Советы депутаты Шәрәфиев Э.С.тан бүләкләр, бәйрәм котлавы, ТР Президенты исеменнән котлау открыткалары, дисклар тапшырылды. Җирлектә яшәүче тыл ветераннарына,  сугышчы-интернационалистларга, сугыш чоры ятимнәренә – барлыгы 45 кешегә авыл җирлеге исеменнән продуктлар җыелмасы таратылды.

Төп инфекцияләр - үзәк нерв системасының өстенлекле зарарлануы белән йогышлы авырулар, алар инвалидлыкка яки үлемгә китерергә мөмкин.

Авыр икътисадый вәзгыятькә карамастан, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мөрәҗәгате буенча республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен ташламалы кредитлау өчен федераль бюджеттан өстәмә акчалар бүлеп бирү турында карар кабул ителде.

Май җитте, көннәр җылытты, нихаять, кояш кыздыра башлады, димәк, бәрәңге утыртырга да вакыт җиткән. Бәрәңге утырту өчен технология буенча җир 8-10 гралуска кадәр җылынырга тиеш. Халык сынамышлары буенча - бу каен чәчәккә бөреләнә башлаган вакыт. Берәр атнага соңга калсаң да, зыян түгел, чөнки бәрәңге җылы туфракны ярата.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, «Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы Хәтер һәм Дан елына багышланган Бөтенроссия челтәр акциясен уздыра. Акциядә Россия Федерациясенең теләсә кайсы гражданы катнаша ала. Җиңүчеләрне дипломнар, «Трудовая доблесть России» БВС (ВОВ) мактау билгеләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләячәкләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International