ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2020 ел
дүшәмбе

Әлфия Когогина Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган онлайн-эстафетада катнашты

– Бүгенге көндә Роспотребнадзор карары буенча 29 кеше күзәтү астында кала, шуларның 5се-балалар. 11 – башка төбәкләрдән килүчеләр. 13 кеше-авырулар белән элемтәдә булучылар. Вәзгыять үзгәрмәде: бүгенге көндә районда уңай нәтиҗә белән 7 факт, 2се COVID – 19 буенча шикле-уңай,-дип аңлата Әгерҗе РҮХнең баш табибы Эдуард Овчинников.


3
май, 2020 ел
якшәмбе

Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән “Ярдәм янәшә” Помощь рядом!” хәйрия программасы тормышка ашырыла. Ул волонтерлар хәрәкәтен, хәйриячеләрне һәм активистларны берләштерә. Программа кысаларында азык-төлек җыелмалары җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан ким булган 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарга, социаль яктан куркыныч һәм опека, попечительлек вазифалары бушлай башкарылучы гаиләләргә тапшырыла. Моннан тыш, җыелма кризистан аеруча нык зыян күргән үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләрнең балаларына да бирелә.

Бөек Җиңү көне алдыннан, күп кенә шәһәрләрдә тарихи акция – Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында һәлак булган Ватанны саклаучылар хөрмәтенә агачлар утырту эшләре бара. Шаршады авыл җирлегендә бюджет учреждениеләре һәм урманчылык хезмәткәрләре һәйкәл территориясендә75 данәдән артык юкә һәм миләш утырттылар.

Шәһәр читендәге йортка чыгу өчен цифрлы пропуск атнага 4 тапкыр рәсмиләштерергә мөмкин.

6 майдан татарстанлыларга зиратларга барырга рөхсәт итәләр

Шимбә көнне коронавирус буенча район штабының “кайнар линия"сенә барлыгы 17 мөрәҗәгать керде. 6 кеше азык-төлек продуктлары һәм дарулар китерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Биш гаиләгә хәйрия азык-төлек ярдәме күрсәтелде.

«Татарстанда Үлемсез полк Онлайн» проектында катнашучы постын бастыру өчен инструкция

Аграрийлар өчен майда ягулык бәясе төште һәм аның тоннасы 39 950 сум булачак. Апрель аенда ташламалы бәя 41 200 сум иде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International