Әгерҗе районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) Пенсия фондының күп кенә хезмәтләрен гражданның шәхси кабинетында электрон рәвештә алырга мөмкин, дип искәртә www.pfrf.ru
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге беренче Ана сертификатын актив режимда рәсмиләштерде.
Хәзерге вакытта күпләр еды өйгә китерү хезмәтеннән файдалана. Әзер ризыкны өйгә китереп җиткерү үз-үзеңне изоляцияләүне сакларга ярдәм итә.
2020 елның 1 июненнән «Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында» 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кушымтада билгеләнгән бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган җан башына уртача керем күләме (2019 елның II кварталына - 9 450 сум) булган гаиләләргә һәм мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсе «Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында» 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кушымтада билгеләнгән гаиләләргә шушы түләүләрне билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән елның икенче кварталында билгеләнгән бер кешегә яшәү минимумы күләменнән арткан гаиләләргә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балага айлык түләү биреләчәк.
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, «АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020» дигән чакыру игълан иткән иде. Әлеге чара бүгенге вәзгыятькә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының сезонлы эшләргә ихтыяҗын искә алып кабул ителде.
14 апрельдә Дәүләт Думасы беренче укылышта аз керемле гаиләләргә адреслы пособиеләр һәм түләүләр, шул исәптән өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр исәпләүне күздә тоткан закон проектын кабул итте.
"Россиядә эш" порталында эшсезлек буенча пособие ничек рәсмиләштерергә?
Дүшәмбе көнне район штабының «кайнар линия» телефоннарына коронавирус буенча 12 шалтырату булды. Моннан тыш, 20 кеше азык-төлек продуктларын китерүдә волонтерлык ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте.
Дәүләт Думасы шәхси саклану чаралары һәм коронавируска тестлар сатып алуга бәйле рәвештә оешмалар өчен салым ташламаларын күздә тоткан закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Коронавирус йогышы таралуга каршы тору чаралары кысаларында Дәүләт Думасы беренче укылышта дәүләт (муниципаль) гарантия ярдәме механизмын камилләштерүче закон проектын кабул итте.