ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда матди-техник базаны ныгытуга грант бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы башлануы турында игълан итә.

Татарстан халкы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән ташламалы авыл ипотекасы программасына актив кушылды. Ипотеканы, авыл җирлегендә эшләвенә һәм яшәвенә бәйсез рәвештә, Россия Федерациясенең 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин. Мәс., авылга күченергә теләүче. Әмма төзелеш объекты яисә җир бары тик авыл территорияләрендә генә булырга тиеш, боларга авыллар, поселоклар һәм авыл агломерацияләре, ягъни халкы 30 мең кешегә кадәр булган шәһәр тибындагы поселоклар һәм кечкенә шәһәрләр керә. Мәсәлән, Әгерҗе, Аксубай, Апас, Арча, Буа, Лаеш, Минзәлә районнары һәм башкалар.

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Татарстан һәм Россия бюджетыннан бу елның гыйнвар һәм февраль айларында сатылган сөт өчен 1,2 млрд сум күләмендә субсидияләр күчерелде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда матди-техник базаны ныгытуга грант бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы башлануы турында игълан итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә, 6 апрельдә Милли товар биржасы товар интервенцияләрендә катнашу өчен аккредитация алуга гаризалар кабул итә башлады. Сату күләме 1,5 млн. тоннага кадәр тәшкил итәчәк, сатулар башланган көн – 13 апрель.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган АПКны техник модернизацияләүгә ярдәм итүнең төп механизмнарыннан берсе – ташламалы лизинг, ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә яхшырак шартларда заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алырга ярдәм итә. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән «Росагролизинг» АҖ 2020 елның 6 апреленнән 1 июненә кадәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен кризиска каршы махсус тәкъдим кертте, ул төп бурычны 1 елга кадәр кичектерү мөмкинлеген күздә тота.

«Үсеш локомотивлары» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда «Стратегик инициативалар конкурсы» белем бирү программасы гамәлгә ашырыла, аны тәмамлаучылар үз-үзләрен изоляцияләү режимы шартларында финанс грамоталылыгы буенча онлайн дәресләр үткәрә.


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Әгерҗе районында чит илдән килгән алты граждан карантинда кала. Алар барысы да полиция тарафыннан тикшерелде һәм контрольдә тотыла. Бүгенге көндә, күзәтү срогы чыгу сәбәпле, районның 66 кешесе исәптән төшерелгән. Сишәмбе көнне район штабының «кайнар линия» телефоннарына коронавирус буенча 5 шалтырату булды.

Җәяүлеләр юл аша чыкканда яки юл читендә торак пунктлардан читтә хәрәкәт иткәндә тәүлекнең караңгы вакытында үзләре янында яктылык кайтаручы элементлар булган әйберләргә ия булырга тиеш. Әлеге әйберләрне торак пунктларда күчкәндә дә кулланырга киңәш ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International