ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2020 ел
җомга

Әгерҗе районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга кирәклеген искәртә.


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

РФ КоАП 6.3 статьясына үзгәрешләр кертелде, анда 2 ө.һәм 3 ө. өстәлде. РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.3 ст.2 өлеше буенча гражданнар өчен 15 мең сумнан башлап штраф каралган. Кисәтү чаралары барысы өчен дә төгәлләнде, физик һәм юридик затлар халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге бозылган очракта административ җаваплылыкка тартылачак.

Исегезгә төшерәбез, халыкка мәгълүмат җиткерү максатыннан Әгерҗе районында «Кайнар линия»телефоннары эшли. Әгәр халыкның карантинлы чараларга, тыюларга һәм чикләүләргә кагылышлы сораулары барлыкка килә икән, 8дән 18 сәгатькә кадәр 22042 һәм 22345 телефоннары аша администрациягә шалтырата аласыз. 18 сәгатьтән соң халыктан шалтыратулар бердәм диспетчерлык хезмәте – 24141 кабул итә.

Россия Президенты Владимир Путинның коронавирус таралу сәбәпле гражданнарга мөрәҗәгатенең тулы тексты.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе белгечләре 1 апрельгә үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 28 беркетмә төзегән. Чит илләрдән килгән һәм авырулар белән элемтәгә кергән татарстанлыларны штрафка тарттылар, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән яңа коронавирус йогышын таратмау буенча чаралар күрү зарурлыгына бәйле рәвештә, методик рекомендацияләр нигезендә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында элемтә чараларын кулланып Ерактан торып куллану режимында гражданнарны кабул итү оештырылды. Гариза бирүченең теләге буенча онлайн кабул итү аудио һәм видео форматында башкарыла, моның өчен микрофон яки веб-камера белән гарнитура булырга кирәк.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе хәбәр итә, җир законнары үтәлешен 2020 елның 1 маена кадәр планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрүне туктаткан. Карар РФ Хөкүмәте йөкләмәсе нигезендә кабул ителде.

Дәүләт Думасы депутатлары «мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны яклау турында» һәм «дару чаралары әйләнеше турында» федераль законнарга даруларны дистанцион ысул белән ваклап сату өлешендә өченче укылышта төзәтмәләр кабул итте.

Эта неделя проходит в нашей стране, республике, районе как Единая неделя защиты от коронавируса.

Республика халкы белгечләр белән киңәшләшә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International