Утырыш барышында Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты «мәҗбүри таләпләр турында» һәм «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында»закон проектларын хуплады. Ике закон проекты да икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән, комитет Дәүләт Думасына аларны беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе республика районнарында яшәүче гражданнар өчен күчмә консультацияләр үткәрүне яңадан башлап җибәрә. Гамәлдәге практика буенча территориаль бүлекләрдә гражданнарны Идарә җитәкчесе урынбасарлары кабул итә.
05 февральдә Дәүләт Думасы ел саен Бөтенроссия бер минут тынлык белән үткәрү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы кадрлар белән эшләгәндә электрон документ әйләнеше алып бару буенча кыска вакытлы эксперимент турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республиканың «Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкурентлылык сәләтен арттыру» дәүләт программасында, «Газпром» ГАҖ инвестиция программасында, Сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча һәм Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина рәислегендә эшче төркем утырышы узды.
Казанда 3 февральдә Татарстан Республикасында «Үсеш локомотивлары» федераль партпроектын гамәлгә ашыру буенча Иҗтимагый совет утырышы узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр Советның яңа составын раслау, 2019 елда эшчәнлеккә йомгак ясау һәм 2020 елга планнар кую булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елда «Яшьләрнең социаль-икътисадый инициативалары» Гомумроссия иҗтимагый берләшмәләр берлеге яшьләрнең авторлык проектларына һәм мәгариф өлкәсендәге проектларга «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсын уздыра.
Район башлыгы, аның урынбасарлары, ярдәмчеләре халыкны түбәндәге көннәрдә кабул итәләр.
Якташыбыз, Әгерҗе спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Максим Грошев Kaufland Cup турнирында катнашу өчен Россия Олимпия җыелма командасына чакыру алды.
Быел тимерьюлчыларны да кертеп 5700гә якын райондашыбыз диспансерлаштыру узарга тиеш. 200ләп райондашыбыз бушлай тикшеренүне үтә башлаган инде.