“Халык участок вәкиле” Бөтенроссия бәйгесенең икенче этабы башланды. Ул 16 октябрьгә кадәр дәвам итә.
Иртәгә Әгерҗе районының кайбер авылларында электр энергиясен өзәчәкләр.
Татарстанда цифрлы телевидениегә масштаблы күчүгә санаулы көннәр калып бара. Исегезгә төшерәбез, күчеш 14 октябрьдә булачак.
Район буенча барлыгы меңнән артык урман барлыкка китерүче токым үсентесе: каен, юкә, нарат, чыршы, миләш утыртылды.
Урманнар-планетаның үпкәсе, бөтенхалык байлыгы, Яшел даруханә, табигый матурлык храмы - балаларга күпме шундый эпитетлар, аларда табигатькә карата мәхәббәт һәм сак караш уятабыз.
Бүген “Алтын көз 2019” күргәзмәсе кысаларында Марат Җәббаров һәм Россиянең иң эре «ФосАгро-Регион» минераль ашламалар дистрибуциясе челтәре («ФосАгро» төркеме) генераль директоры Андрей Вовк белән “яшел агротехнологияләр” һәм экологик чиста минераль ашламалар куллану исәбенә Татарстан агросәнәгать комплексының экспорт куәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
9 октябрьдә Мәскәүдә ВДНХада авыл хуҗалыгы казанышлары буенча Россиянең иң күләмле “Алтын көз – 2019” 21нче агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Быел күргәзмәдә Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 1500дән артык экспонент катнаша.
Ана капиталы акчаларыннан ай саен мохтаҗ гаиләләргә бирелә, аларда икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган яки уллыкка алынган. Түләү күләме гаиләнең яшәү регионына бәйле һәм узган елның 2 кварталында баланың анда билгеләнгән яшәү минимумына тигез.
Бүген ТР Дәүләт Советының икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды. Министр Россиянең социаль-икътисади үсеш фаразы, милли проектларны гамәлгә ашыру, өчьеллык чорга бюджетның аерым параметрлары турындагы доклад белән чыгыш ясады, шулай ук депутатларның сорауларына җавап бирде.
Дәүләт Думасы хәйрия акчаларын җыю тәртибен билгели торган закон проектын беренче укылышта кабул итте. Аерым алганда, коммерцияле булмаган оешмалар интернетта акча җыю максатлары турында мәгълүмат бастырырга һәм гражданнар биргән акчаларны кая юнәлдерергә, шулай ук иганә җыю өчен тартмалар урнаштыру урыннары турында мәгълүмат бирергә тиеш булачак.