Әлеге түләү 2020 елның 1 гыйнварыннан кертеләчәк.
Татарстанның юридик затлары һәм шәхси эшмәкәрләре игътибарына!
Уразай – ак каеннар иле. Табигатьнең бу сылулары яшәүгә һәм иҗатка илһам бирүче дә, җиләк һәм ак гөмбәләрне мулдан биреп табынны баетучы да. Җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирердәй пиннекне дә шул каеннар бирә. Язмабыз – Уразайның пиннек бәйләү остасы Сафин НӘҖМЕТДИНОВ турында.
Әгерҗедә яшәүче Шамил ГАРИФУЛЛИН күпләргә оста анекдот сөйләүче буларак яхшы таныш. Бу аның бердәнбер яраткан шөгыле генә түгел.
БАМ күпере астыннан җәяүлеләр өчен чыгу юлының ябылачагы турында хәбәр иткән идек инде. 2019 елның 15 июленнән аны рәсми рәвештә яптылар. Бу хакта Горький тимер юлының Әгерҗе юл дистанциясе хәбәр итә.
2019 елның 11 августында бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен (яки Гыйд әл-адха) каршы алачак.
26 июль, җомга көн, Әгерҗедә “Автоледи“ бәйгесе уза.
19 июль көнне 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Болтач авылында Октябрьская, Ленин урамы буенча.
Урман хуҗасы булып саналган аю Татарстанның Кызыл китабына кертелгән. Белгечләр сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада 40 тан артык аю исәпләнә. Ә безнең районда алар 12 дән артык.
Бүген район хуҗалыкларында һәркөнне 73,6 тонна сөт савалар. Бу һәр сыердан уртача 16,6 килограмм.