ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

9 апрельдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак.

Район Мәдәният сараенда халык исеменә дәгъва кылучы Әгерҗедәге иҗат коллективлары дәрәҗәле жюри алдында сынау тоттылар.

Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Сезгә олы үтенеч белән Татарстанның Балтач районы Салавыч авылыннан Рамазан Фәрзиев мөрәҗәгать итә. 

Республика хуҗалыкларына кыр эшләрен уңышлы башкару өчен 140 мең тоннага якын ягулык-майлау материаллары кирәк.


8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү буенча Чаллы бүлегенә коммуналь түләүләрне банк бүлеге аша түләгән клиент мөрәҗәгать итте. Берникадәр вакыт узгач ул квитанция алган, анда узган ай өчен түләнергә тиешле әҗәт өстәп язылган булган. Клиентның квитанцияне югалткан булуына бәйле рәвештә алдан түләгәнлекне раслауда кыенлыклар килеп туган.

Шаршады авылы клубында эшләп килүче “Сандугач” коллективы Яңавыл мәдәният йортында  уздырылган район коллективлары арасында традициягә әйләнгән “Мәдәни салават күпере“ смотр-бәйгесендә катнашып өченче урынны алып кайтты. Коллектив  театральләштерелгән “Печән өсте” күренешен тамашачыларга тәкъдим итте. Шулай ук “Яшь хуҗабикәләр” түгәрәгенә йөрүче гүзәл ханымнарның кул эшләрен  тамашачыларга  күрсәттеләр.

1 апрельдән социаль пенсия күләме 2 процентка артты. 

8 апрель - Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне.

Кадыбаш авылы активистлары санитар икеайлыкка старт бирелгән көннәрдә өмәгә чыктылар.

Эчке эшләр министрлыгының ике приказы үз көченә керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International