2 апрель – Бөтендөнья балалар китабы көне. Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була.
3300 дән артык кеше гаскәрләргә җибәреләчәк.
Удмуртиянең Варзино-Алексеево авылында узган Татар мәдәнияте көнендә балаларга милли бизәкләр чигәргә өйрәткәннәр.
Киләсе җәйгә һава торышы фаразы билгеле булды.
Катнашучыларга йөз язучының әсәрләрен укырга тәкъдим ителә.
“Нәүрүз“ ширкәтенең Яңавылдагы мегафермасына тәҗрибә уртаклашу максатыннан Белоруссиядән вәкилләр килде.
Хәзерге вакытта «Биржа мәйданчыгы»нда 128 тәкъдимнән файдаланырга мөмкин, аларда үзмәшгульләр үз хезмәтләрен урнаштыра алачак.
Индексациядән соң социаль түләүнең уртача күләме 9266 сум тәшкил итәчәк.
Әгерҗенең “Көмеш телле гармун“ халык ансамбле Клин шәһәрендә узган бишенче “Россиянең халык сәнгате һөнәрләре“ фестивалендә катнашты.
Чаллы территориаль органына ризасызлык белдереп бер кулланучы мөрәҗәгать итте. Ул кибеттән джемпер сатып алган, ләкин өйгә кайтып кергәч аның җитешсезлеге булуын ачыклаган. Шул ук көнне, сатып алынган әйбер хакын кайтаруны таләп итеп, сатучы янына барган. Ләкин сөйләшү барып чыкмаган, сатучы аңа дорфа итеп җавап биргән һәм аның таләбен канәгатьләндерүдән баш тарткан. Сатып алучы шикаятьләр һәм кайтавазлар кенәгәсен сорагач та, аңа бирмәгәннәр, шулай ук әлеге кибеттә хуҗалык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы шәхси эшкуар турында да мәгълүмат бирүдән баш тартылган. Сатучыга булган барлык дәгъваларын сатып алучы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына тапшырылган гаризасында бәян иткән.