“Олимп“ спорт комплексында “Спорт фестивале“ узды.
Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре хәзер “кызыл” аттестат алуга да йогынты ясый.
Кадыбашта яшәүче Гомәр ага БӘШӘРОВ бик бәхетле картлык кичерә. Ул балалары күрсәткән кадер-хөрмәттән бик канәгать. “Өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар“, ди елмаеп.
Россиянең 19 яшьлек спортчысы Евгения Медведева өченче урынны алды.
Республиканы атлантик циклон сериясеннән тотрыксыз һава шартлары көтә.
Сокман авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Тимерхан ГӘРӘЕВ 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Район чигендә, анда да авылның иң аргы башында яшәүче Тимерхан аганы картлык күрмәгән дә, тапмаган да, ахрысы. Гомергә хастаханә юлын белмәгән ул, авызындагы бөтен тешләре дә исән-сау.
Салагыш кызы Әлфия ХӘБИБУЛЛИНА Казанда гомер кичерсә дә, радио-телевидениедән еш ишетелеп, күренеп торганлыктан, гел безнең арада кебек.
Шушы көннәрдә Шаршады авылында туып-үскән, Даманский ярымутравында батырларча гомере өзелгән Әнвәр Зәйнетдиновның вафатына 50 ел тулды. Туган авылы Шаршадыда аны олы хөрмәт белән искә алдылар.
"Олимп" спорт комплексында тагын бер балалар лагере оештыру планлаштырыла.
Шаршады авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан язны каршы алу, кышны озату бәйрәме “Нәүрүз - яз хәбәрчесе” дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.