ПОНОСОВА Ирина Петровна “Үзәкләштерелгән бухгалтерия“ муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе итеп билгеләнде.
Бүген Рус Шаршадысында яшәүче тыл ветераны Миңнесәүдә Ахуновага 90 яшь тулды.
Бүген Әгерҗедә 2002-2007 елгы шәһәр, Бима, Көчек, Тирсә мәктәпләре, Сарсак-Омга лицееннан 200 укучы “Президент спорт уеннары“нда җитезлектә, осталыкта сыналдылар.
Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты 30 апрельгә кадәр “Минем шәҗәрәм” дип аталган бәйге уздыра.
“Водоканал“ ширкәте Кубогына узган ярышта Әгерҗе, Ижау, Менделеев һәм Свердлау командалары катнашты.
15 март көнне дәүләт чиген саклаганда һәлак булган авылдашыбыз Әнвәр Зәйнетдиновның безнең арадан китүенә илле ел. Шаршады авыл җирлеге, авыл китапханәсе, авыл клубы катнашында китапханәдә батыр солдатыбызны искә алу кичәсе булып узды. Кичә Әнвәр Зәйнетдиновның тормыш юлын чагылдырган презентация белән башланып китте.
Район үзәк китапханәсендә татар хатын-кызлары язучыларының әсәрләрендә хатын-кыз роле дигән темага китап укучылар белән фикер алышу узды.
Алар 25 марттан 31 мартка кадәр барачак.
Чаңгы сезоны ябылырга санаулы гына көннәр калганда спортның бу төре белән шөгыльләнүчеләргә үзләрен тагын бер мавыктыргыч ярышта күрсәтү мөмкинлеге туды.
Зәй районының Ялта-Зәй базасында республика спартакиадасы кысаларында муниципаль хезмәткәрләр арасында чаңгы ярышлары узды.