ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ГАЙНЕТДИНОВ Илшат Салих улы Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге филиалы директоры итеп билгеләнде.

7 февраль көнне Тәбәрле авыл җирлегендә  2018 ел нәтиҗәләре  буенча җыен булды. Җыенда Әгерҗе муниципаль районы башлыгы  урынбасары Ришат Тимер улы  Нурисламов, Әгерҗе авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гаскәр улы Гатауллин һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

2019 нчы елның 6 нчы февралендә Девәтернә авыл җирлегендә еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясау җыены булып узды. Җыенга район башлыгы В.В.Макаров, урынбасары Р.Т.Нурисламов, район прокуроры О.Н.Шуста, районнан җитәкчеләр, оешма вәкилләре килде. Җыенга кадәр район башлыгы Нарат авылында ФАП, клубларны карап, Гали авылында Фархушиннар хуҗалыгы белән танышып кайтты.


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Район башлыгы Валерий Макаров, аның урынбасары Ришат Нурисламов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев Кичкетаңда узган җыен вакытында шушы авылда берничә ел сарык үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Тәлгать Муллануровның фермасында булдылар.

Казан районара табигать саклау прокуратурасы гражданнарны кабул итү турында.
 

Красный бор мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Александра Кибатова инглиз теле буенча республика олимпиадасында призер булды.

Талантлар "Салават күпере" балалар иҗат йортында «Искиткеч вожатый» конкурсының муниципаль этабы узды. Районның 6 укучысы катлаулы педагогик ярышларда катнашты.
 

"Талантлар салават күпере" балалар иҗат йортының иң кыю өч педагогы катнашты.


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Президенты  Владимир Путин Татарстан Республикасына килә.

ИДИЯТОВ Илдар Рамис улы район башкарма комитетының спорт бүлеге начальнигы итеп билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International