2007 елда “Татнефть“ оешмасы Тирсә авылына хоккей тартмасы бүләк иткән иде. Анда яшьләр бик теләп хоккей уйнадылар, турнирлар оештырдылар, ярышларга йөрделәр.
16 ноябрьдә 17 сәгатьтә Киров урамы 6нчы йорт каршындагы балалар мәйданчыгында “Кировское“ ТОСы үзенең туган көнен бәйрәм итә. Әлеге ТОС оешуга быел дүрт ел.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2018 елгы урып-җыю чорында иң нәтиҗәле эшләгән механизаторларны бүләкләү максатында конкурс игълан итте. Ниһаять, нәтиҗәләр ясалды һәм 490 призлы урын билгеләнде. Призерлар арасында безнең район механизаторлары да бар.
15 ноябрь көнне Әгерҗе шәһәренең урам һәм паркларында "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау үзәге активистлары тарафыннан "Без наркотикларсыз тормыш сайлыйбыз!" акциясе үткәрелде.
Татарстанда девелопер һәм банк арасында яңа шартларда хезмәттәшлек итү буенча пилот проекты кысаларында Сбербанк белән төзелгән проект финанслау килешүе нигезендә, өлешләп төзүдә катнашу шартнамәсен беренче теркәү булды. Беренче объект Казан шәһәре үзәгендә «Арт Сити» торак комплексында төзелә торган күпфатирлы торак йорт булды.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан 2014 елдан контроль-күзәтчелек чараларын планлаштырганда куркыныч-юнәлешле якын килү гамәлгә ашырыла. Бу контроль-күзәтчелек чараларын планлаштыруның методик алымнарын яңадан карарга, өстенлекләрне билгеләргә һәм, барыннан да элек, кеше сәламәтлегенә зыян китерүнең югары потенциаль куркынычы булган эшкуарлык эшчәнлеге объектларын тикшерүгә бөтен көчләрен тупларга мөмкинлек бирде.
2018 елның 13 ноябрендә Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты утырышы булды, анда «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында» Федераль законның 31 статьясына, автомат тышкы дефибрилляторлардан файдаланып, беренче медицина ярдәме күрсәтү өлешендә үзгәрешләр проекты хупланды. Аларны кешеләр күпләп яши торган урыннарда урнаштыруны тәэмин итү һәм дефибриллятор куллану күнекмәләренә карамастан, теләсә кайсы кешегә рөхсәт итү тәкъдим ителә.
13 ноябрьдә Дәүләт Думасы икенче укылышта РФ Салым кодексына махсус салым режимын билгели торган үзгәрешләр кабул итте.
Дәүләт Думасы «авыл хуҗалыгын үстерү турында» һәм «Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт җайга салуы нигезләре Турында» федераль законнарга өченче, ахыргы, укылышта үзгәрешләр кабул итте, алар сәүдә челтәрләре өчен һәм сәүдә челтәрләренә азык-төлек товарларын китерүне гамәлгә ашыручы хуҗалык итүче субъектлар өчен азык-төлек товарларын утильләштерү яисә юкка чыгару белән бәйле чыгымнарны кайтаруны тыя.
“Син – эшмәкәр-2018”
Кешенең хыялларын түгел, үзеңнекеләрне гамәлгә ашыр