ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

Июль аеның соңгы шимбәсе Шаршады авылы җирлегендә “Чишмәләрне чистарту” көне итеп билгеләнгәнлектән быел 28 нче июль көнне  Шаршады авылы халкы иртә таңнан авылыбыз чишмәләренә агылды.

Бу көннәрдә Әгерҗедә зур ремонт эшләренә старт бирелде. Алар К.Маркс урамында һәм БАМ күперендә төзекләндерү алып барылу белән бәйле.

Республикабызда “Чиста яр буе“ акциясе күптән түгел генә игълан ителсә дә, тәбәрлеләр әлеге экологик чарада ел саен катнашып киләләр.

Әгерҗе халкы шәһәр үзәгендә һәм “Табыш” кибете янында куелган яңа чәчәклекләргә игътибар итми калмагандыр.

Синоптиклар фаразлавынча, якын көннәрдә яңадан эссе булачак. Димәк, балалар да, зурлар да кабат сулыклар янына ашыгыр.

Дүрт укучыдан торган Россия җыелмасы ике алтын һәм ике көмеш медальгә ия булды.


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле диңгезчеләр, флот ветераннары, ата-бабалары хәрби бурычын үтәгәндә океаннар айкаган, корабльләрдә хезмәт иткән райондашларыбыз!

Тирсәдә яшәүче хөрмәтле тыл ветераны, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган мөхтәрәм укытучы Вәсилә Гәрәй кызы Гыймазовага бүген 90 яшь тулды

Быел Девәтернәдә республика программасы буенча фельдшерлык-акушерлык пункты төзеләчәк.

Әгерҗедәге 5нче балалар бакчасы – быел районда капиталь ремонт программасына кертелгән бердәнбер мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе. Биредә ремонтка 13 миллион 67 мең сумнан артык акча бүленгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International