ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2018 ел
якшәмбе

Баулыда мөселманнар арасында волейбол ярышлары буенча республикакүләм ярышлар узды.

Әтиебез Тәлгать НУРИЕВның табигатькә сакчыл карашы, аны яратуы һәр гамәлендә ачык чагыла. Ул әлеге мәхәббәтне бездә дә тәрбияләргә тырышты, хәзер мәктәп укучыларына ирештерә.

Абортның хатын-кыз организмы өчен никадәр куркыныч булуы турында мәгълүмат чаралары даими сөйләп, күрсәтеп, язып торсалар да, аны ясатучылар саны кимеми. Безнең районда да бер дөньяга килгән сабыйга аборт нәтиҗәсендә туа алмый калган бер бала туры килә.

Ачык эмблемалы ак футболкалар кигән бу кыз-егетләрне шәһәр урамнарында да, паркларда да, мәдәни чаралар вакытында да еш күрергә мөмкин. Алар – төрле акцияләрне башлап йөрүчеләр һәм чаралар уздыруда беренче ярдәмчеләр.

Президент Рөстәм Миңнеханов республиканың ветеринария берләшмәләренә УАЗ автомобильләре тапшырды.


16
март, 2018 ел
җомга

Йөрәгемне балаларга бирәм. Тормышы, яшәеше, кылган гамәлләре шушы сүзләргә сыеп бетәдер аның. Сүзем – Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясе укытучысы, бу көннәрдә юбилее уңаеннан котлаулар кабул итүче Лидия ГАЙНУЛЛИНА турында.

Тирсә – районда иң зур авыл авыл җирлеге. Бүген аның территориясендә 2145 кеше яши, шуларның 1188е – хезмәт яшендәгеләр.


14
март, 2018 ел
чәршәмбе

18 мартта, якшәмбе, сәгать 10да Әгерҗенең үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрли.

16 мартта Кадыбаш мәктәбендә яшь каләм тибрәтүчеләр арасында "Көмеш каләм" фестивале була. Ул быел уналтынчы тапкыр уза. Районыбыз укучылары "Яшь хикәяче", "Яшь хәбәрче", Яшь шагыйрь", "Нәфис сүз остасы" номинацияләрендә осталыкларын күрсәтәләр.

17 мартта "Орешник" ял паркында чаңгы сезонын ябуга багышланган ярыш уза. Әлеге спорт төрен яратучыларны ял паркына көндезге сәгать 11гә көтеп калалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International