Узган атнада Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында унберенче тапкыр “Ел хәйриячесе“ республика бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Алар арасында райондашларыбыз да бар.
Быел кышның озын булуына иң нык сөенүчеләр чаңгычылардыр, мөгаен. Март ахырына якынлашып килсә дә, “Орешник“тагы чаңгы юлына эзне суытмыйлар алар. Чаңгы сезонын ябуга багышланган чарага да әгерҗелеләр генә түгел, күрше Кече Пурга районыннан да спорт сөючеләр килгән иде.
Казанда милли көрәш буенча Россия чемпионаты бәйгесеннән Әгерҗе районының яшь көрәшчеләре дә җиңү белән кайттылар.
Әгерҗе районы Кодаш авылында яшәүче, тиздән 101 яшен тутырачак Рәхимә әби ӘХМӘТШИНА бер гасырлык гомерендә ничә сайлауда катнашканын хәтерләми дә инде.
Россия Президентын сайлаулар көнне Әгерҗенең 3нче мәктәбендә урнашкан 467нче сайлау участогында бик күп яшь гаиләләр үз тавышын бирде. Чөнки әлеге микрорайон яңа һәм анда яшьләр күп.
Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров Энергетиклар урамында урнашкан 465нче сайлау участогында үз тавышын бирде.
Әгерҗе районында Россия Президентын сайлауларда барлыгы 24271 сайлаучы теркәлгән. Шуның 200дән артыгы – беренче тапкыр тавыш бирүчеләр.
Россия Президентын сайлаулар көнне Әгерҗенең үзәк мәйданында шәһәр халкы өчен ярминкә гөрләде.
18 мартта, ягъни бүген Россия Президентын сайлаулар уза. Иртәнге сәгать 8дә районыбыз сайлаучылары өчен 48 участок сайлау комиссиясе үз ишекләрен ача.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ел хәйриячесе-2017” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында конкурска нәтиҗә ясалды. Конкурста 59 хәйриячене зурладылар.