Әгерҗе районында авыл җирлекләрендә узучы җыеннарга старт бирелде. Быел аның үзенчәлеге шунда: җыеннарны кайбер кече авылларда да уздырачаклар.
Январь аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенә бер ханым мөрәҗәгать итеп, аңа Саклык банкыннан шалтыратулары хакында әйтә. Шалтыратучы мошенник булып чыга.
“Әни белән 38 ел бергә яшибез. Шушы еллар эчендә бер генә тапкыр да сүзгә килгәнебез булмады. Бер-беребезгә юл да куйдык, бик ачу килгән вакытлар булганда эндәшми кала да белдек“, – ди каенанасы Әнисә апа ӘХМӘТҖАНОВА турында Раилә ханым.
11 февральдә сәгать 10да Иж-Бубый мәктәбендә озак еллар директор булып эшләгән әтиләре Рөстәм Җиһангәрәев истәлегенә аның Казанда яшәүче уллары Марат, Искәндәр, Булат район күләмендә шахмат турниры уздыралар.
Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗе филиалында 9 сыйныфтан соң укырга кергән 50 студент диплом эшләре якладылар.
1 февральдән “Шаян-ТВ“ татар балалары телеканалы эшли башлады.
Район хәрби комиссариаты армиягә барырга җыенучы егетләрне Түбән Камадагы автомәктәпкә “С“ категориясенә укырга барырга чакыра.
Төрле категория ташламалардан файдаланучыларга 1 февральдән айлык акчалата түләү (ЕДВ) 2,5 процентка индексацияләнде.
9нчы балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе“ бәйгесенең район этабы узды.
Екатеринбургта кул көрәше буенча узган Россия чемпионатында Татарстан җыелма командасы составында Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары катнашты.