Озын ялларда авыл халкы актив тормыш белән яшәде. Кемдер чаңгы-чанада шуды, зур шәһәрләргә Яңа ел тамашаларын карарга баручылар да, авылда мәдәни чараларда катнашып рухи азык туплаучылар да күп булды.
Кышкы каникулның соңгы көнендә Әгерҗедә бер ай элек кенә ачылган “Олимп“ физкультура-сәламәтләндерү комплексында балалар арасында Кыш бабай призына йөзү буенча тәүге ярышлар узды.
Әгерҗедә яшәүче Рәсимә апа Галләмованы 90 яшьлек юбилее белән алты баласы, кияү-киленнәре, унике оныгы, унбиш оныкчыгы котлады.
1 январьдан Чаллының “Мехуборка“ компаниясе Әгерҗедә һәм авылларда каты көнкүреш калдыкларын җыю белән шөгыльләнә башлады.
10 январьда аны 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итәчәкләр. Ә 26 декабрьдә аны... яңа китабы белән котладылар. Сүзем – Кырынды авылында гомер кичерүче мөхтәрәм аксакал язучы Габдулла ГАЛИЕВ турында.
Бишенче ел рәттән 5 январь көнне Әгерҗедә “Сәламәтлек көне“ уза. Әлеге чараны оештыручыларның нәкъ менә шушы көнне сайлаулары юкка түгел. Бу – гади колхозчыдан рәис вазифасына кадәр күтәрелгән, күп еллар Иж-Бубыйда “Искра“ колхозын җитәкләгән, соңыннан биредә авыл башлыгы булып эшләгән хөрмәтле Расим Закиров истәлегенә оештырыла торган спорт чарасы. Ә 5 январь – Расим Гафиевичның туган көне.
Яңа елның тәүге көннәрендә Касай авылында яшәүче Касыйм ага ИСМӘГЫЙЛЕВ һәм Үтәгәннән Солтангали ага ҖИҺАНШИН 95 яшьлек олуг юбилейларын каршы алдылар.
Салагышта яшәүче Сания әби Мөшәрәпованың бу арада йортыннан кеше өзелми.
Район башлыгы Валерий МАКАРОВның Яңа ел котлавы