2018-19 елында Казан, Чаллы, Түбән Кама, Чистайда һәм Әгерҗе районында – барлыгы ун мәктәп үз ишекләрен ачачак.
Соңгы вакытларда авыл халкыннан “сөтнең бәясе тагын да кими икән“ дигән борчулы сүзләр еш ишетелә башлады. Югыйсә, быел кышкы чорда аның бәясе, узган ел белән чагыштырганда, болай да түбәнрәк иде инде.
Бима мәктәбе укучылары мари теле буенча республика олимпиадасында катнаштылар.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Корстон“ күңел ачу комплексында “Ел җитәкчесе – 2017“ республика бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләде.
Узган атнада Казанның Игенчеләр сараенда “ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәтчәннәре“ республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында райондашларыбыз да бар.
Тирсә Мәдәният йорты каршындагы мәйдан узган ел да агачтан ясалган тау, чыршы, кар сыннары белән бизәлгән иде. Быел да әлеге мәйданчыкны матурлау өчен күп көч куела.
Рәбигыл ахир аеның беренче көнендә “Нур“ мәчете каршындагы мәдрәсә бинасында Мәүлид бәйрәме уздырылды.
Әгерҗедә гомер кичерүче биш вакыт намаз иясе Мәгъзурә әби ИДИЯТОВА туксан яшендә дә күзләре күрүенә, дини китаплар, “Әгерҗе хәбәрләре“н укый алуына, әле дә үз-үзен карый алуына сөенә.
Узган ялларда Иж-Бубый мәктәбендә әлеге авылның атаклы сәүдәгәре Мөхәммәтҗан хаҗи Әхмәтҗанов истәлегенә беренче тапкыр теннис уйнаучылар арасында ярышлар узды. Анда Әгерҗе, Иж-Бубый, Сарсак-Омга, Казан, Ижаудан утыздан артык спорт сөюче катнашты.
Ижауда Удмуртиядә туып-үскән, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы булганГалина Кулакова исемендәге беренче Халыкара чаңгы марафоны узды.