ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Кичә Казанда төп Чыршы бәйрәме гөрләде. Анда төрле фестиваль-бәйгеләрдә, олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

 

15 яшьлек татар кызы Алинә Заһитова хатын-кызлар арасында ялгыз фигуралы шуу буенча Россия чемпионатын җиңде һәм Олимпия уеннарына сайлап алынды. Ярышлар Санкт-Петербург шәһәрендә барды.

Иж-Бубый урта мәктәбендә әлеге авылның атаклы сәүдәгәре Мөхәммәтҗан хаҗи Әхмәтҗанов беренчелегенә өстәл теннисы буенча уеннар узды.

“Нур“ мәдрәсәсе каршында мәдрәсәдә “Пәйгамбәребез мирасы“ бәйгесе узды. Анда Кырынды, Тирсә, Чишмә, Иж-Бубый, Исәнбай авылларыннан, Әгерҗе шәһәреннән 7-16 яшьлек 32 бала катнашты.

Әгерҗедә һәм авылларда Яңа елга багышланган бәйрәм тантаналары гөрли. Бу көннәрдә балалар бакчалары, мәктәпләрдә Кыш бабай һәм Кар кызы балаларны күңел ачтыра, аларга бәйрәм бүләкләре тараталар.

 

Татарстанда 10 январьга кадәр янгынга каршы көрәш көннәре дәвам итә. Шул уңайдан һәр учреждениедә һәм авыл җирлекләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү аеруча җитди контрольгә алынды.

 

Узган атнада ЗАГС органнары хезмәткәрләре Россия ЗАГСының 100 еллык олуг юбилее уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Безнең район ЗАГС бүлегенең дә бай тарихы бар.

 

Өлкәннәрдән буыннан-буынга тапшырылучы күркәм йолаларны кабул итеп алып, аңа хәзерге заманның киң мөмкинлекләрен өстәп бик матур яшәүче гаиләләр бар арабызда. Шуларның берсе – Уразайда гомер кичерүче Ләйсән– Рамил ШАКИРОВлар.

 

Әгерҗенең ЗАГС бүлегендә яшь пар Лилия–Сергей МОЙСЕЕНОКларның язылышу тантанасы булды.


25
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Декабрь аенда Дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан игълан ителгән “Снегоход“ кисәтү операциясе 2018 елда да дәвам итәчәк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International