Татарстан Президенты Россия Президенты Владимир Путинга алданган өлешчеләр һәм проблемалы банклар хезмәтләреннән кулланучылар проблемаларын хәл итү турында сөйләде. Очрашу Мәскәү Кремлендә узды, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
2020 елда эшләмәүче пенсионерның акчасы уртача 15,4 мең сумга кадәр артырга мөмкин.
Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәтчәннәре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез – Энергетиклар көне уңаеннан кайнар котлыйбыз.
Әгерҗедәге “Орешник“ ял паркында моңа кадәр дә иртәнге сәгатьләрдән үк чаңгыда йөрүчеләрне күпләп очратырга була иде. Бу атнада республика программасы буенча модульле чаңгы базасы ачылганнан соң әлеге спорт төре районда тагын да популярлашыр, диләр.
Районыбызда тарих башы еракларга барып тоташучы белем бирү учагының берсе булган Исәнбай урта мәктәбенең 120 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы гомерләрен укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучыларны, илебезнең төрле почмакларында яшәүче укучыларны, хөрмәтле кунакларны үзенә җыйды.
Кичә Казанда Экология елын йомгаклау уңаеннан “Эколидер” конкурсына нәтиҗә ясадылар. Әлеге чара Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан үткәрелә.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2018 елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылу төгәлләнергә нибары ун көн вакыт калып бара.
Азин урамындагы баганаларда соңгы тапкыр лампаларны кайчан алыштырганнарын да хәтерләми идек инде. Машиналар тыз-быз йөреп торучы урамда кичен җәяүлеләр өчен аеруча куркыныч булды. Ниһаять, күптән түгел Илфат Ямалиев җитәкчелегендәге “ЭнергоСервис“ ширкәте энергетиклары баганаларга лампалар куйдылар.
2014 елдан бирле республикабызда авыл территорияләрен үстерүгә юнәлтелгән махсус программа эшләп килә. Аның нигезендә авылда йорт төзү йә фатир сатып алучыларга билгеле күләмдә субсидия бирелә.
ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы январьдага ял көннәре турында мәгълүмат җиткерә.