ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2017 ел
җомга

Инвалидлар декадасы барышында мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалында узган вакансияләр ярминкәсендә “Агрофирма–Әгерҗе“, “Нәүрүз“ ширкәтләренең кадрлар бүлеге вәкиле физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә 15 эш урыны тәкъдим итте.

 

Хәзер Ана капиталын теге яки бу максатка юнәлтү өчен, СНИЛС тәкъдим итәргә кирәкми. Хәзер бу документ әлеге сертификатны алу өчен гариза тапшырганда гына кирәк. Бу хакта «Российская газета» Россия Пенсия фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән яза.

 

Кадыбаш Мәдәният йортында узган “Өмет уты балкый йөрәкләрдә“ дигән кичәгә авылыбыздагы физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне чакырып, аларга хөрмәт күрсәтә алуыбызга бик сөендек.

 

Һиҗри ел исәбе буенча Рабигыль әүвәл аеның 12нче көне Ислам дөньясында зур бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Бу – мөселманнарның олуг пәйгамбәре Мөхәммәд (с.г.в.) туып дөньяны нурландырган кичә. Әлеге кичә көнне генә түгел, изге ай дәвамында районыбыз мәхәлләләрендә Мәүлид бәйрәмнәре уза.

Л.Айтуганов исемендәге Девәтернә мәктәбенең йөз еллык юбилеена багышланган тантаналы бәйрәм чарасы, мөхтәрәм кунаклар, ветеран укытучылар, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар чыгышлары белән үрелеп барып, һәркем күңеленә үтеп керерлек бай эчтәлекле, матур һәм мәгънәле үтте.

 

“Узган ел Заводская урамында Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты ачылганнан бирле монда яшәүчеләр өчен күңелле тормыш башланды. Инвалид булсам да мин дә – биредә еш кунак. Чараларга машина белән килеп алалар, өемә илтеп куялар. Менә Инвалидлар декадасы уңаеннан уздырылган бәйрәмгә дә бик сөенеп килдем“, ди Рифкать абый Каһиров.


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

2 нче  декабрь  көнне  Уразай авыл клубында  өченче районкүләм  «Уразай каеннары»  фестивале булып узды.


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Беренче кар көттереп кенә яуса да, табигать үзенең дуамал холкын күрсәтә башлады индеЯлларда ишеп яуган карга күбебез сөенсә, юлларны чистартучыларга киеренке чор җиткәненә ишарә булды ул.

Берьюлы дистәләгән Кыш бабай, Кар кызын күрсәгез, нишләр идегез? Мөгаен, күңелегездә балачак белән бәйле иң матур мизгелләр өере кузгалыр иде. Быел Яңа ел алдыннан Әгерҗедә нәкъ менә шундый тойгылар кузгатырдай бик матур чара узачак. 

 

1 январьдан Чаллының “Мехуборка“ компаниясе Әгерҗедә һәм авылларда каты көнкүреш калдыкларын җыю белән шөгыльләнә башлаячак. Узган атнада әлеге компаниянең җаваплы вәкилләре район җитәкчеләре белән берлектә һәр авыл җирлегендә халык белән очрашулар уздырдылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International