“Уразай каеннары“ фестивале быел өченче тапкыр оештырылды. Ак каеннар кочагында утырган Уразайда илһамланып иҗат итүчеләр һәм районнан килгән талантлар гөлләмәсе манзарасы күңелләрне озак вакыт нурландырып торыр әле.
Юкка гына “тормыш ул – көрәш” димиләрдер. Авыру аяктан еккач та яшәү өчен көрәшүче көчле ихтыярлылар күп арабызда. Иске Эсләктә яшәүче Раил ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН – шундыйларның берсе.
Л.Айтуганов исемендәге Девәтернә мәктәбенең йөз еллык юбилеен мөхтәрәм кунаклар, ветеран укытучылар, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар белән бергә күп елларга истә калырлык тирән эчтәлекле итеп уздырдылар.
“Спорт мәктәбенең иң яхшы балалар тренеры“ республика смотр-бәйгесенә йомгак ясалды.
“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенең бишенче филиалы базасында агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты хезмәтне саклау буенча укулар уздырды.
Ижау шәһәрендә Удмуртия беренчелегенә узган көрәш бәйгесендә Әгерҗе көрәшчеләре дә катнаштылар.
Тоз мәгарәләре ярдәмендә дәвалану елдан-ел популярлаша бара. Аларда ясалма рәвештә үзгә мохит булдырыла: температура, дымлылык, басым бер дәрәҗәдә саклана. Сеанс вакытында тын гына музыка уйный, ут та аз гына яктырта. Кыскасы, җанга рәхәтлек бирүче мохит хакимлек итә. Балалар өчен дә аерым урын тәгаенләнгән.
Әгерҗедә ике бассейн, мини-футбол кыры, аэробика, бию, көрәш, тренажер залларын үз эченә алган “Олимп“ яңа спорт-сәламәтләндерү комплексы ачылды. Әгерҗелеләрнең шатлыгын уртаклашырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.
“Миңа әле егерме яшь кенә булса да, бу тормышта авыр вакытларны күп күрергә туры килде. Әмма мин сыгылып төшә торган егет түгел. Алдыма куйган максатларга үз тырышлыгым белән ирешә барам“, – ди Әгерҗедә яшәүче Алмаз ВӘЛИУЛЛИН.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районына эш сәфәре кыла, анда ул йөзү бассейны булган «Олимп» спорт-савыктыру комплексын ачуда катнашты.