ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Кыр эшләре тәмамланып кышка керер алдыннан барлык хуҗалыкларда да техниканы саклауга куялар, машина-трактор паркларында тәртип урнаштыралар һәм яз көне басуга чыгачак агрегатларны график нигезендә төзекләндерү эшләренә керешәләр.

 

Әгерҗе районы Көчек авылында туып-үскән, кечкенәдән кул көрәше белән мавыгып, күп тапкыр Татарстан, Россия, Европа, Дөнья чемпионнары булган Миләүшә Гыймрановага Россиянең халыкара класслы спорт мастеры таныклыгы һәм күкрәк билгесе бирелде.


21
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Райондагы архив эше буенча редакциягә бик еш шалтыраталар. Кемдер газета аша хезмәткәрләргә рәхмәт җиткерә, ә кайберәүләр архив бүлегенең кая күченгәнен белми аптырый.

19 ноябрьдә, якшәмбе, Әгерҗе шәһәрендә һәм 21 авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум узды.


20
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

24 ноябрьдә сәгать 10да “Авангард“ кинотеатрында (Әгерҗе, Гагарин урамы, 68а) XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең иҗат төркеме – язучы Рабит Батулла, режиссерлар Фәрид Дәүләтшин, Наталья Топал, фильмнарны куючы-оператор Михаил Соколов белән очрашу була.

 

–       Узган шимбәдә Кичкетаң зиратында зур өмә уздырдык. Кышка кергәндә мәңгелек йортыбыз да чиста булып калсын дигән уй-теләгебез тормышка ашты. Авылыбыз ир-егетләре эш кораллары белән иртәнге сәгатьләрдә үк зиратка килделәр. Авып чардуганнарга зыян китерердәй корыган карт агачларны кисеп тракторларга төядек. Бик чүпле урыннарны чистарттык.

Бүген район башлыгы урынбасары – “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе урынбасары Ришат Нурисламов, “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәл Усманова “Россиягә һәр бала мөһим“ акциясе кысаларында һәм Әниләр көне якынлашу уңаеннан бала тудыру йортында өченче сабые дөньяга килгән Галина РЯБОВАны котладылар һәм аңа бүләкләр тапшырдылар.

 

Дүртенче ел рәттән авылларда, өченче тапкыр Әгерҗедә үзара салым җыюга кагылышлы референдумнар уза. Аларда халык үзара салым күләмен, әлеге акчаларның нинди максатларда тотылачагын үзе билгели. Шушы еллар эчендә районда үзара салым акчаларына байтак кына эшләр башкарылды инде. Бу хакта халык нинди фикердә? 

Нәкъ кырык ел элек Кичкетаң урта мәктәбе яңа бинага күчә. Күптән түгел белем учагында әлеге истәлекле көнгә багышланган бик матур бәйрәм тантанасы үтте.

 

“Әгерҗе ит комбинатына терлекне нинди шартларда тапшырырга мөмкин булуын аңлатып язсагыз иде“.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International