ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2016 ел
җомга

Быел февраль аенда эшләүче пенсионерларның пенсиясенә индексация ясалмады. Бу – эшли торган пенсионерның пенсиясе артмады дигән сүз. Әгәр пенсионер хезмәт эшчәнлеген туктатса, индексация кайчаннан ясала дип редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр ешайды. Бу сорауга Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия БАКАСОВА җавап бирә.

Менә инде өч ел рәттән район башкарма комитеты каршында тормыш сыйфатын күтәрү һәм керемнәрне рәсмиләштерү ведомствоара комиссиясе тарафыннан формаль булмаган мәшгульлекне ачыклау буенча эш алып барыла.

Төркиянең “Евразия“ Язучылар берлеге уздырган IV халыкара Мәхмүт Кашгарый исемендәге бәйгедә Кадыбаштан ветеран укытучы Нурания ТӨХБӘТУЛЛИНА да катнашты һәм Татарстан буенча катнашучылар арасыннан II урынга лаек булды. “Сөйли, җырлый, сагына торган…“ материя“ хикәясе өчен авторга премия тапшырылачак.    

 

Тренер Руслан Закиров җитәкчелегендәге кул көрәше секциясендә шөгыльләнүче егет-кызлар Екатеринбургта Урал Кубогы өчен барган ярышларда катнаштылар.

“Бу тормышта беркемем калмады инде, балам. Туганнарым үлеп бетте, бердәнбер газиз улым Минрахман да 59 яшендә вафат булды. Алдынгы машинист иде ул. Ходай миңа озын гомер бирсә дә, улым кара гүрләргә яткач, күңел һәрчак елый“, – ди Әгерҗедә 90 яшьлек олуг юбилеена килеп җиткән Гөлсем әби ХӘБИБРАХМАНОВА.

 

Татар иленең иң гүзәл бер почмагында Әтнә төбәге бар. Зыялыларыбыз  аны “Татарның алтын бишеге” дип әйтергә ярата. Халкыбызга бөек Тукайны, Мәрҗәнине, Сибгат Хәкимне биргән, татар театрына дистәләгән талантны үстергән Әтнә җире бүген дә саф татар районы буларак яши.

 


6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Уку елы башлангач тәүге масштаблы чара – җәйге спартакиада җыйды мөгаллимнәребезне. Гадәттә, ыспай итеп киенгән, бераз кырыс кыяфәттә күреп гадәтләнгән укытучыларыбызның бу көнне дәртләнә-дәртләнә төрле ярышларда җиңү өчен җан атуларын күзәтү бик мавыктыргыч булды. 

 


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Менә утызынчы ел инде Гүзәлия ШӘЙХЕТДИНОВА  авыл балаларына бөек рус телен һәм әдәбиятын бар күңелен биреп укыта. Бүген – Укытучылар көнендә яраткан укучылары аны матур бәйрәм белән котлыйлар.

 

Милләтара дуслыкны тагын да ныгыту максатыннан быел Россиядә беренче тапкыр масштаблы чара “Зур этнографик диктант“ акциясе үткәрелде.

Әгерҗе районында 9 айда 295 сабый туды: 148 малай, 147 кыз. Вафат булучылар 396: 201 ир-ат, 195 хатын-кыз. 92 пар никахын рәсмиләштерде, 77 пар аерылышты. Ел башыннан бер гаиләдә игезәк бала туды. 85 гаиләдә беренче бала туды, 117сендә – икенче, 69 гаиләдә – өч, 24 гаиләдә – дүрт һәм аннан күбрәк бала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International