ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Саклау җыены 9 июльдә була дип хәбәр иткән идек. Билгеле сәбәпләр аркасында ул күчерелде һәм  16 июльгә билгеләнде. Башлану вакыты үзгәрми - сәгать 10да.

 

Хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү дәвам итә.

 

Менә алар – РФ Спорт министрлыгы карары нигезендә “Хезмәткә һәм оборонага әзер“ (ГТО) алтын билгесенә лаек районыбыз горурлыгы булган укучылар:

Чыгарылыш балында районыбыз мәктәпләрен тәмамлаган 23 укучыга Россия Фән һәм мәгариф министрлыгының  “Укудагы аерым уңышлары өчен“  алтын медале тапшырылган иде. Шулар арасыннан ике укучы Татарстан Фән  һәм мәгариф министрлыгының шундый ук алтын медаленә дә  лаек булды.

 


8
июль, 2016 ел
җомга

Уразайдан Раилә ханым БАРИЕВА соңгы елларда иҗат эше белән бик актив шөгыльләнә. Бер-бер артлы Салагыш төбәге табигате, исеме тарихта гына калган туган авылы Рыс, тормышында олы терәк булган гаиләсе, туганнары турындагы шигырьләре туып кына тора аның. 2014 елда Раилә ханымның “Сагынып яшим“ дигән шигырьләр китабы дөнья күрде. Ә узган атнада ул иҗатын яратучыларны, каләм осталарын, җырчыларны “Имәндәй терәк“ дип аталган икенче китабын тәкъдим итү кичәсенә җыйды.

Санниковлар 44 ел бер-берсен хөрмәт итеп, яратып, өч кызларына үрнәк әти һәм әни булып яшиләр.

Россия Иҗтимагый палатасы базасында балаларның җәйге ялын оештыруда хокук бозу очракларына юл куймау максатыннан "кайнар линия" эшли башлады.

Июль – җәйнең иң матур вакыты. Гүзәллекнең басу-кырларга, аланнарга күчкән мәле бу. Аллы-гөлле чәчәкләр арасында күбәләкләр бөтерелә, авыл агайлары печән әзерләү белән мәш килә, ә уңган ханымнар бу вакытта яулыкларын артка чөеп бәйләп, кулларына бизәкле чиләкләрен тотып җиләк җыялар.

Быел “Көмеш каләм” район иҗат бәйгесендә җиңгән егеткә укытучысы Наилә Харисова үзен республика бәйгесендә сынап карарга тәкъдим иткәч, башта икеләнеп кала. Шулай да интернет аша берничә язмасын, презентациясен юллап карарга булалар.

- Әлеге бәйрәмнең тарихы еракларга барып тоташа.  Изге Петр һәм Феврониянең рухи бергәлеге, кайгыртучанлыгы хакында риваятьләр йөри. Элек-электән гаилә җәмгыятьнең нигезе, әхлаклылык, мәхәббәт, ихтирам, тугрылык, алдагы көнгә ышаныч чыганагы булып торды. Бала гаиләдә тәрбияләнгәндә әти-әнисенең  мәхәббәтен тоя. Гаилә – аралашу һәм мәхәббәт мәктәбе генә түгел, тормыш мәктәбе дә. Гаиләне саклау – шушы кыйммәтләрне саклау ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International