Соңгы көннәрдә районыбыз янгын сүндерүчеләренә бик тә киеренке шартларда эшләргә туры килде.
Июльнең беренче атнасы юбилярларга бай булды. Аларның һәркайсы катлаулы һәм мактаулы тормыш юлы үтеп, ил-көнгә лаеклы ул-кызлар үстергән. Өлкәннәребезне туган көннәре белән район башлыгы Валерий Макаров, район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, авыл җирлекләре башлыклары котлап, изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Соңгы арада еш кына социаль хезмәтләр җыелмасы турында ишетергә туры килә. Ул кемнәргә тиеш соң?
Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләрне опекага алуны оештырмакчылар. Әлеге уңайдан Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” дигән яңа пилот проекты әзерләп, аны Татарстан хөкүмәтенә җибәргән.
9 июльдә Удмуртиянең Тауҗамал авылында Сабан туе узачак.
Сезне чын йөрәктән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм! Рамазан – бар игътибар һәм мәшәкать җаныбызны камилләштерүгә һәм иманыбызны ныгытуга юнәлтелгән, якыннарыбызга һәм мохтаҗларга ярдәм итү теләге аеруча чиста булган вакыт. Бу бәйрәм сезгә сәламәтлек бирсен, йөзләрегезгә нур, җаннарыгызга тынычлык, иминлек китерсен.
Әгерҗе шәһәре Советының VII утырышында Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров үзара салым акчаларының быел узган ел белән чагыштырганда активрак җыелуын билгеләп үтте.
Узган атнада район Мәдәният сараенда ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев катнашында Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге Ана иконасы соборы проектларын тәкъдим итү булды.