ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Әгерҗе район Мәдәният сараенда Сәләтлеләр университеты эшләде.


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

2014-15 елгы уку елында Россиядә барлык мәгариф учреждениеләрендә “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге“ дигән яңа проектка старт бирелгән иде. Узган ел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән балалар һәм аларның әти-әниләре генә  әлеге проект өстендә актив эш алып барсалар, быелгы уку елында барлык башлангыч сыйныф укучыларын да мәдәни көндәлекнең маҗаралы дөньясына тарттылар.

 

"Россия автомобиль дилерлары" ассоциациясе автомобильләрне кулдан кулга сатуны тыюны һәм сатар алдыннан мәҗбүри әзерлек булдыруны тәкъдим итә.

Быел Әгерҗе районында талпан кадалудан зыян күргән 29 кеше медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткән, шуның 10сы – балалар. “Хәзер талпанның котырган чагы, сак булыгыз“, – дип кисәтәләр табиблар. Талпан кадалган очракта табибка күренү мәҗбүри. Ә бөҗәкнең зарарлымы-юкмы икәнлеген белү өчен Ижауның “Гигиена һәм эпидемиология үзәге“нә (Ленин урамы, 106) мөрәҗәгать итә аласыз.

“Әгерҗедәге Сәетов урамына күчкәннән соң, музейга йөрүчеләр саны тагын да артты. Безгә укучылар да, өлкән яшьтәгеләр дә бик яратып йөри. Менә бүген дә сәгать өчкә “Музейда көн һәм төн“ чарасына көтеп калабыз“, – ди Әгерҗе районы тарихы һәм мәдәни мирасы музее җитәкчесе Рәмзилә ШАКИРОВА.

 


17
май, 2016 ел
сишәмбе

“Агач утырту көне“ндә барлык татарстанлылар тирә-ягыбызны яшеллеккә күмү акциясенә кушылдылар. Әгерҗелеләр дә бу көнне оешма-предприятие территорияләренә, паркларга йөзләгән агач үсентеләре утырттылар. 

20 майда сәгать бердә Исәнбай Мәдәният йортында Татарстан һәм Удмуртиянең Язучылар берлекләре әгъзасы Әлфирә Низамованың авылдашларына багышланган “Әҗер“ китабын тәкъдим итү кичәсе була.

Язгы чакырылышта беренчеләрдән  булып Ватанны сакларга китүче  егетләрне хәрби комиссариат бүлекчәсеннән озату тантанасы булды.

 

Казаннан Волгоградка очышлар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе ясалачак, ә Ижевскига - сишәмбе һәм җомга.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзалары һәм  казыйлар катнашында җыелыш үтте. Анда Рамазан аена кагылышлы карарлар кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International